Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше"ндә тоткарлангач үзенә кул салган ирнең бертуганы үләр алдыннан аны кыйнауларын сөйли


Баймак. 17 гыйнвар 2024 ел
Баймак. 17 гыйнвар 2024 ел

"Медиазона" белән аралашканда Салават Байгускаров абыйсы Миңниярның куәт оешмалары вәкилләре басым ясаганга үзен үтерүен раслаган.

"Медиазона" Башкортстанның Мәләүез шәһәрендә яшәгән, "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарлангач үзенә кул салган 65 яшьлек Миңнияр Байгускаровның бертуганы - Салават Байгускаров белән сөйләшкән. Ул абыйсын үләр алдыннан гына, "Баймак эше" турында күрсәтмәләр бирүен таләп итеп, куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын раслаган.

Миңнияр Байгускаровның үлеме турындагы мәгълүмат Баймактагы җыенда тоткарланганнарның туганнары ясаган ярдәмләшү чатында 15 февраль көнне чыккан иде.

"Аспекты" басмасы язуынча, расланмаган мәгълүматларга күрә Байгускаровка "басым булган һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр - ул асылынып үлгән". Басманың ике чыганагы әйтүенчә, ир үләр алдыннан хат язып калдырган. Хатның эчтәлеге әйтелмәде.

Шулай ук басма Байгускаровның бер туганына сылтама белән, пенсионерны полициядә сөйләшкәндә үлем дәрәҗәсенә җиткергәннәр, дип тә хәбәр итте.

"Медиазона" белән аралашканда Салават Байгускаров абыйсының куәт оешмалары вәкилләре басым ясаганга үзен үтерүен раслаган. "Кыйнаганнар аны, кыйнаганнар, кыйнаганнар, Уфага кадәр алып барганнар. Кыйнап күрсәтмәләр алганнар. Анда булдыңмы? Булдым. Катнаштыңмы? Катнаштым. 65 яшьлек кешене шулай кыйнаганнар", дип сөйләгән ул.

Хәзергә билгеле булганча, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды. Туганнары мәгълүматынча, ОМОН хезмәткәрләре, гаебен тануны таләп итеп, Дәүләткилдинны кыйнаган, аннары авыр хәлдә Уфа хастаханәләренең берсенә китергән.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG