Ил гизәр, укытучы, шагыйрь Хәсән Туфанның гомере кыл уртасында өзелә язган. 40 яшендә аны атып үтерергә дигән хөкем карары чыгаралар. Тик ул шуннан соң да тагын 40 ел яши. Гомеренең соңгы ике дистәсе бәхетле булмаса да, тыныч кына уза. Тормышының ни кадәр ярсулы үтүен исәпкә алганда, бу да әз түгел.
Хизбулла Фәхри улы Гөлзизин-Хәзрәтов-Кусинов (Хәсән Туфанның тулы исеме шундый) 1900 елда Иске Кармәт авылында туа. Биредә "мәкруһлар" ("отпавшие") дип атала торган татарлар яшәгән - аларны XVIII гасыр уртасында татарларны көчләп чукындырган чакта христианнар рәтенә керткәннәр.
Хәсән Туфан Уфада "Галия" мәдрәсәсендә укый һәм бу мәдрәсәне сайлавы аның алдагы тормышына да йогынты ясый.
"Галия" мәдрәсәсен 1906 елда Уфада дин белгече һәм мөгалим Зыя Камали ача. Бу уку йортын бетереп чыгучыларның күбесе соңрак танылган галимнәр, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре була.
Татарның мәшһүр язучыларыннан берсе, кулга алынганнан соң, 1938 елда Казандагы төрмә хастаханәсендә үлгән Галимҗан Ибраһимов - Хәсән Туфанның әдәбият укытучысы була.
1917 елда "Галия" мәдрәсәсендә Милли Мәҗлес - мөселман төрки татарларның парламенты җыела. Милли Мәҗлес беренче утырышларында ук территориаль автономия төзү мәсьәләсен алга чыгара, аны "Идел-Урал штаты" дип атыйлар, башкаласы итеп Казанны сайлыйлар. Милли мәҗлес эшчәнлегенең стенографиясен Хәсән Туфан башкара.
Большевиклар автономия төзеттерми. Идел-Урал лидерларын кулга алалар, ә мөселман полклары коралларын тапшыра.
Милли Мәҗлес таркалганнан соң, 1918 елның февралендә Хәсән Туфанга утырышларның стенограммаларын язарга һәм аларны гарәп теленә тәрҗемә итәргә, ә соңыннан Милли Мәҗлес сәркатибе, Уфадан китәргә мәҗбүр булган Галимҗан Акчуринга бирергә кушалар.
Туфанның гражданнар сугышы чолгап алган Себер һәм Ерак Көнчыгыш кала-авылларын гизүе шулай башланып китә. Болай итеп ил гизүләр берничә ел дәвам итә.
Акчурин белән очрашу өчен Туфан Петропавлга бара. Хәзерге вакытта бу — Казакъстанның иң зур төньяк шәһәре. Тик ул анда Акчуринны тота алмый һәм Омскига юл тота. Омскидан — Читага. Ахырдан, ниһаять күрешәләр, үзенә бирелгән йомышны үтәп, Туфан Төмәнгә кайтып китә. Анда аның абыйсы яшәгән була.
1919 елда Хәсән Туфанны ак армиягә чакыртып алалар. Ул хәрби хезмәтен кичектереп торуга ирешә һәм Байкал аръягына китеп бара.
Нигә нәкъ менә Байкал аръягымы? Чөнки Петроградта һәм Мәскәүдә хакимиятне большевиклар яулап алганнан соң, күпчелек татар зыялылары һәм бай татарлар Идел буеннан Байкал аръягына китә.
Анда алар башлыча Верхнеудинскига һәм Читага — шактый озак вакытлар ак гвардия атаманы Григорий Семенов контролендә булган урыннардагы шәһәрләргә төпләнә.
Хәсән Туфан Верхнеудинскида татар мәктәбенә укытучы булып эшкә керә. 1921 елда аны укытучы итеп Читага чакыралар. Чита — Себер һәм Ерак Көнчыгыш территориясендәге буфер дәүләтнең — Ерак Көнчыгыш республикасының башкаласы була. Ерак Көнчыгыш республикасы 1920 елда оеша һәм аны большевиклар контрольдә тота.
Хәсән Туфан Верхнеудинскида да, Уфада чакта да Милли Идарәнең җирле оешмалары эшчәнлегендә актив катнаша. 1922 елның көзендә Ерак Көнчыгыш республикасы юк ителә. Идел буе татарларына кабат качарга туры килә.
1924 елда, берникадәр вакыт әти-әнисендә яшәгәннән соң, Хәсән Туфан Казанга килә. Биредә ул кабат мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша. Казанда чагында, 1924 елда ул шигырьләрен чыгара башлый.
Кавказ буйлап ике еллык экспедициясеннән соң ТАССР радиокомитетында, ә соңрак "Совет әдәбияты" журналында эшли, биредә ул җаваплы сәркатиб буларак югары вазифаны биләп тора.
Ләкин 1930 еллар башынннан аның тормышы акрынлап тәмугъка әверелә.
1934 ел уртасында, ТАССРның Совет язучылары федерациясе идарәсе сайлаулары вакытында язучы Фатих Сәйфи (1937 елда репрессияләнә) Хәсән Туфан намзәтен кире кагып, аны "совет язучысы түгел, мөһаҗир, Харбиннан кайткан милләтче", дип белдерә.
1935 елда Хәсән Туфанны Байкал аръягындагы эшчәнлеге белән бәйле сорау алуларга чакыралар. 1936 елда тәнкыйтьчеләр аңа "Колчакчы офицер" һәм "япон шымчысы" дигән ярлыклар тага.
1937 елда Туфанны Язучылар берлегеннән куалар. Ул эшсез кала һәм 1940 елның 18 ноябренә - тоткарланганчыга кадәр хатыны тәрбиясендә яши.
Язучыны совет хакимиятен бәреп төшерү максаты белән контрреволюцион сүз куешуда гаеплиләр. Кулга алынуыннан соң өч ай узгач, советка каршы пропаганда гаепләве өстиләр. Тикшерү фикеренчә, бу пропаганда аның "Ант" дигән поэмасында булган.
Туфанның кулга алынуын тикшергән галимнәр Мәсгут Гайнетдинов белән Гөлнара Җамалетдинова шуңа игътибар итә: тикшерү бер ел буе барса да, архивларда сорау алуларның 18 беркетмәсе генә сакланып калган. Алар барысы да "артык схематик", дип искәртә галимнәр.
Тикшерүчеләр Милли Идарәнең Верхенудински һәм Читадагы идарә итү механизмы, һәм аларның элемтәләр географиясе белән кызыксынган.
"Гаепләү материалларының алдан ук һәм бик җентекле әзерләнгәне ачык күренә. Х.Туфанның 1935 елның 17 мартында, Г. Ризванов эше белән бәйле биргән күрсәтмәләрен, шулай ук элек Верхнеудинскида яшәгән, ә 1938 елда Хорезмда хөкем ителгән М. Сәйфуллиннан сорау алуларны— гаепләүләрнең нигезе итеп алалар. Ул елларда моннан артыгы таләп тә ителми".
1945 елның августында төрмәдә утырган чакта, Хәсән Туфан үзенең эшен яңадан карауларын сорап, "Большевикларга хат" яза. Бу хат СССРның Югары мәхкәмәсе хәрби коллегиясенә атап языла. Әлеге хатында Хәсән Туфан Башков фамилияле беренче тикшерүчесенең үзенә әйткән сүзләрен искә ала: "Ярамый, Туфан, сине хөкем итәчәкбез, юкса җәмәгатьчелек: "Бер гаепсез кешене утыртып куйдылар, күпме вакытлар төрмәдә тоттылар", дип әйтәчәк. Юк, сине хөкем итми ярамый".
"Һәм мин уйладым, — дип яза Туфан, — бәлки илнең гомуми мәнфәгатьләре өчен шулай кирәктер дә".
"Большевикларга хат"ында Туфан тикшерү барган вакытта җәфалауларга дучар ителмәсәм дә, ялган гаепләүләр белән рухи яктан газаплаулаулары түзеп булмастай иде, дип әйтә. Ул үзенә каршы күрсәтмәләр бирүчеләр белән күзгә-күз очраштыруларын да сораган, әмма аңа "бу кешеләр инде күптән, 1937-38 елларда ук атып үтерелде", дип җавап биргәннәр.
1942 елның 7 мартында Хәсән Туфанны атып үтерергә дип карар чыгарыла. Ахырдан Югары мәхкәмәнең хәрби коллегиясе бу хөкем карарын үзгәртә һәм аны ун елга ирегеннән мәхрүм итә.
"Дансыз һәм хурлыклы үлемемне көтеп утырдым. Ниһаять, миңа чыгарылган хөкем карарын ун еллык төрмәгә алыштырдылар", дип яза Туфан.
Эш материаллары белән танышуын һәм мәхкәмәне ул болай тасвирлый:
"Тикшерү җитәкчесе Батулин эшне алып, каккалады да, канәгать тавыш белән: "Кара нинди, тулы бер том, — диде. — Монда барысы да бар — милләтчеләр төзергә теләгән Идел-Урал респубикасының харитасы да, барысы да, барысы да...".
"Һәм бөтен ялган да шушында", дип әйтеп куйдым.
Әлбәттә, ул кызып китте һәм ачуланды. Мин тыныч кына: "Ләкин бу эшне бит әле чын большевиклар тикшерәчәк, гадел, алдан күрүчәнлек белән чыныккан большевиклар", дидем. Батулин исә "Юк, сине без хөкем итәчәкбез һәм сине һичшиксез Айга җибәрәчәкбез", дип җавап бирде.
Мәхкәмәгә кергәндә мин киресенчә булачагына ышана идем, хәзер мин чын большевиклар янына барам, дип уйладым. Ләкин Батулин хаклы булып чыкты".
Туфан җәза мөддәтен үтәгәндә Казанга якын гына урнашкан Зөя утравындагы төрмәдә утыра.
1950 елның 18 ноябрендә, кулга алынуыннан соң төгәл ун ел вакыт узгач та Хәсән Туфанны Себергә сөрәләр. Күпләр кебек, аны "гомерлек" сөргенгә җибәрәләр. Ул 1956 елның язында азат ителә.
Бу вакытка аның хатыны - актриса Луиза Сәлиәскәрова исән булмый инде. Хәсән Туфанны репрессияләгәннән соң ул эшен югалта. Төрмәдәге иренә азык-төлек җибәреп бара алу өчен, кан бирә. Туфан үзе әйтүенчә, хатыны җибәргән шундый бер посылка ачлыктан шешенгән, үлеменә якынлашкан чагында аның гомерен саклап кала.
Казанга кайткач ул хатынының ридикюлен табып ала. Анда исә кан тапшыруы турында бер кочак квитанцияләр була. Репрессияләнгән язучының хатыны - Луиза Сәлиәскәрова башка төрле акча эшли алмый.
1956 елда азат ителгәннән соң, Хәсән Туфан тагын 25 ел яши әле. Ул бик күп яза, күп басыла. 1964 елда "Сайланма әсәрләр"е өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген тапшыралар.
Аның белән таныш булган кешеләрнең барысы да Туфанны тыныч, тыйнак һәм хәтта оялчан кеше буларак искә ала.
Тарихчы Рафаэль Хәкимовның Хәсән Туфан белән бакчадагы йортлары янәшә торган. Ул язучы турында болай дип язып калдырган: "Без дачада күршеләр идек. Туфанның участогы башкаларныкыннан нык аерылып тора. Бернинди культуралы үсемлекләр дә үсми. Кыргый үлән кыры. Чүп үләннәре рәхәтләнә. Әрекмән, кычыткан һәм урман чәчәкләре котырып үсә. Өй тирәсендә сыерчык оялары. Хуҗа үзе әмәлләгән эскәмиягә утырып, тирә-як белән хозурлана. Күрше-күлән кыяр, помидор, җиләк-җимеш уңышы өчен борчыла. Туфан шигърият дөньясында яши".
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!