Казанда БРИКС җыены башлана. Ул 22-24 октябрь көннәрендә узарга тиеш. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, бу Русиядә, шул исәптән Татарстанда иң зур халыкара чара булыр дип көтелә. Татарстан хакимиятләре саммитта 24 ил башлыгы катнашачак дип белдерде. Казанга барлыгы 20 мең кеше килергә тиеш. Төп кунаклар: Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Иран президенты Мәсүд Пезешкиан, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган булыр дип көтелә. Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд Ибн Салман килмәячәген белдерде. Шулай ук, Әфганстан белән идарә итүче талибан вәкилләре дә катнашырга теләвен белдергән иде. Казанга беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) генераль сәркатибе Антониу Гутерриш киләчәк. Саммит кысаларында күпсанлы икътисади һәм сәяси мәсьәләләр каралачак.
Татарстанның үз тарихында берьюлы моның кадәр дәүләт башлыкларын кабул иткәне юк иде. 2005 елда — Казанның меңъеллыгына — шәһәрдә Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) башлыклары гына җыелды.
Соңгы ярты елда Татарстан хакимияте федераллар белән берлектә БРИКС җыенына әзерлек эшләре алып барды. Саммит көннәре якынлашыр алдыннан таләпләр кырысланды. Бу беренче чиратта җирле халыкка — Казанда яшәүчеләргә каршы корылган булып чыкты. Хакимиятнең максаты — шәһәрдә мөмкин кадәр машина хәрәкәте һәм кеше агымын киметү. Аеруча, Казан халыкара һава аланы, Казан Ратушасы, Казан Кирмәне, "Казан Экспо" күргәзмә залына катгый кизү булачак. Кайбер тыюлар инде узган шимбәдә, 19 октябрьдә үк, гамәлгә керде. Шул ук вакытта куәт оешмалары әле бер ай алдан ук активистларга, шул исәптән милли хәрәкәткә сәяси басым ясады. Азатлык Радиосы гади халыкка каршы нинди чикләүләр кертүен барлады.
Һава аланында тикшерү көчәйде
Казан һава аланына зур чикләүләр кертелде. Әйтик, беренче терминалда такси чакыру мөмкин булмавы ихтимал, чөнки шәһәр хакимиятләре "аэропортка шәхси автомобильләр һәм таксилар керү чикләнергә мөмкин" дип белдерде.
БРИКС саммиты көннәрендә рейсларның үзгәрүе дә ихтимал
Яңа кагыйдәләр нигезендә, БРИКС җыены вакытында юлчыларга шәхси транспортта аэропортка килмәскә киңәш ителә. Шулай да машинада килергә теләүчеләр өчен парковка бәясе тәүлегенә 300 сум тәшкил итәчәк. Хакимият шәхси машиналар өчен "мегапарковка" уйлап тапкан. Аннан аэропортка махсус шаттллар йөриячәк. Юлчыларга, гомумән, электропоезд кулланырга киңәш ителә.
БРИКС саммиты көннәрендә рейсларның үзгәрүе дә ихтимал. Шуңа күрә алдан аэропортка шалтыратып белешергә киңәш ителә.
Иске машиналарда күренмәскә кушылды
Казандагы кайбер оешмаларда эшләүчеләргә машиналары "иске, күгәргән, артык көчле тавыш чыгара торган" булса, җәмәгать транспортына күчеп утырырга кушканнар. Моны "шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозмас өчен" кирәк дип аңлатканнар. Шуңа да аларга машиналарын ерактарак, ишек алларында калдырырга мөмкин дигәннәр. Бу хакта чыганакларына сылтама белән 116.ru басмасы язды. Шулай да хакимият әлеге чикләү турында ачыктан-ачык әйтмәде.
Иске машиналарда йөрмәскә шәһәр үзәгендәге офис хезмәткәрләренә генә түгел, Казаннан чыгу юлында эшләүчеләргә дә киңәш иткәннәр. Бер техникумда укучы студентларга да шәһәр буйлап җыр кычкыртып куеп "чиләкләрдә" йөрүне тыйганнар.
Урамнар ябылды
Автобуслар шәһәр үзәгендә йөрмәячәк
Инде 19 октябрьдән машинаны шәһәр үзәгендә, "Универсиада авылы" комплексы янында калдырып булмый. Зур Кызыл, Карл Маркс, Театр, Пушкин, Карл Фукс, Лобачевский, Кремль урамнарының аерым өлешләрендә транспорт өчен юл ябылды. Универсиада проспекты, "Миллениум" күпере асты, Әмирхан, Ямашев проспектларының бер өлешендә транспортта йөреп булмаячак.
Җәмәгать транспортында йөрүчеләргә дә чикләүләр кертелә. Мәсәлән, автобуслар шәһәр үзәгендә йөрмәячәк. Шундый ук чикләүләр таксиларга да кагыла.
Самокатлар, велосипедлар тыелды
Узган шимбәдә Казанда "иминлек максатыннан" самокат һәм велосипедларны арендага бирү туктатылды. Бу шәһәр үзәгенә генә кагылмый, чикләүләр бөтен шәһәр буенча гамәлдә.
Парковка, каршеринг куллану чикләнде
19-25 октябрьдә муниципаль парковкалар халык өчен хезмәт итмәячәк: анда үз машинаңны да, каршерингны да калдыра алмаячаксың. Парковкаларда БРИКС өчен аккредитация узган транспортны гына калдырып булачак.
Куәт оешмалары вәкилләре саны арттырылды
БРИКС җыенында "иминлек хакына" Казанга дистәләгән полиция машиналары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре китерелгән. Социаль челтәрләрдә полиция машиналары төялгән йөк машиналарының видеолары таралды. Татарстан дәүләт автоинспекциясенең баш идарәсе бинасы каршысына эчке эшләр министрлыгының дистәләгән машинасын тезеп куйганнар. Шулай ук Казанда яшәүчеләр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен алып килгән автобусларны күргән.
Паспорт белән йөрергә кушылды
Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Казан федераль саклау хезмәте (ФСО) кизүдә булачак дип журналистларга белдерде.
Дәүләт башлыклары һәм кунаклар йөриячәк урамнар тирәсендә яшәүчеләргә "шәхси автомобильләрдә йөрүдән тыелып тору" тәкъдим ителде. Алар үз машиналарын йорт яны парковкаларында, гаражларда яки "чикләүләр булмаган башка урыннарда" калдыра алачак.
— Үзегез белән паспорт йөртүне тәкъдим итәбез. Сак хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кешенең шул йортта теркәлүен тикшереп белә алырлар, — диде Гафаров.
Цензура кертелде
Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш
Узган атнада Татарстан журналистлары һәм дәүләт басмаларының баш мөхәррирләре өчен матбугат очрашуы узды. Республика премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров аларга аерым мөрәҗәгать итеп, аерым күрсәтмәләр бирде. Каләм әһелләренең язмалары "дәүләт башлыклары иминлеге күзлегеннән" чыгып бәяләнәчәк, дип кисәтте ул.
— Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш. Бу — саммит вакытында дәүләт башлыклары иминлеге белән бәйле. Шуңа да мин сездән үз очеркларыгызда, фикерләрегездә, фотоларда саграк булырга сорыйм. Болар барысы да дәүләт башлыклары һәм кунаклар иминлеге күзлегеннән каралачак, — диде Гафаров.
Студентлар тулай-тораклардан "чистартылды"
Казанда җәй һәм сентябрь дәвамында югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай-тораклардан чыгару барды. Иң элек КФУ студентларын яшәгән "Универсиада авылы" комплексыннан "чистарттылар". Сәбәбе — БРИКС вакытында бу тулай-торакларда куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк. Студентларда бу ризасызлык уятты, алар хокукларын яклап прокуратурага мөрәҗәгать итте, ләкин моңа карап бернинди үзгәреш булмады. Актив студентларга басым ясалды һәм аларны "сөйләшергә" чакырдылар. Тулай-торактан чыгару башка уку йортларында да күзәтелде.
БРИКС хакына КФУ студентлары 1 ноябрьдән генә укый башлаячак. Әлегә алар "мөстәкыйль төстә" дигән форматта белем ала.
Шулай ук, Казан көллиятләре, техникумнары һәм югары уку йортлары студентлары 8 октябрьдән читтән торып белем бирүгә күчте. Бу 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.
Мәктәп укучылары каникулларга җибәрелде
БРИКС вакытында Казанның балалар бакчаларында бары дежур төркемнәр генә эшләячәк
БРИКС кунакларына мәктәп укучылары да комачаулый булып чыкты. Казан мәктәпләрендә белем алучылар бер атна алдан — 21 октябрьдән каникулга китте. Татарстанның башка районнарында яллар бары 28 октябрьдә генә башлана.
Өстәмә белем бирү оешмалары да җыен вакытында эшләрен туктатып торачак.
БРИКС вакытында Казанның балалар бакчаларында бары дежур төркемнәр генә эшләячәк. Әгәр дә ата-аналар балаларын өйдә калдырса, бу көннәр өчен түләнгән акча кире кайтарылачак дип вәгъдә ителде.
Тоткарлаулар һәм куркытулар көчәйде
БРИКС җыены узарга бер ай кала Татарстанда дини һәм милли активистларга, бәйсез журналистларга басым башланды.
18 сентябрьдә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре "Хизб ут-Тәхрир" террорчы оешмасында торуда шикләнеп берничә мөслимәне тоткарлады. Алар бөтендөнья хәлифәте булдыру доктринасына нигезләнгән идеология тараткан һәм бүлекчәгә кешеләрне җәлеп иткән диелде. Дүрт хатын-кыз да 16 ноябрьгә кадәр сак астына алынды.
Мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм
9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре журналист Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып киттеләр һәм аннан соң 48 сәгатькә изоляторга яптылар. Шул ук көнне Искәндәр Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде. Ул "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", дип әйтте. Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы җинаять эшендә шикләнелүче булып кала. Аның телефонын һәм компьютерларын алып киттеләр.
15 октябрьдә Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинны янә тикшерү комитетына сорау алуга алып киттеләр. Моның сәбәпләре әйтелмәде.
Әһлиуллинга мәхкәмәнең кайчан буласы билгеле түгел, әмма ул үзе моны БРИКС җыеныннан соң булачак дип фаразлый.
Октябрь уртасында "Яңарыш Татар Халык Партиясе" берләшмәсе террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелүе билгеле булды. Куәт оешмасы вәкилләре әлеге хәрәкәт Татарстанның Русиядән бәйсезлеген яклап "кораллы көрәш" алып баруны хуплый дип саный. Бу оешманы АКШта яшәүче Иршат Хәби җитәкли. Элегрәк Зиннур Әһлиуллинны исә әлеге "партиянең" Чаллыдагы бүлеген җитәкли дип гаепләделәр.
Хәтер көнен, урам җыеннарын тыярга сәбәп булды
12 октябрь көнне Казанда активистлар Хәтер көнен уздырырга тырышса да, аларга ирек бирелмәде. Кайбер активистларны өйләре янында сагалап тордылар, ике кеше тоткарланды. Милли хәрәкәт вәкилләренә Сөембикә манарасына барып дога кылырга рөхсәт ителмәде. Аларны куәт оешмалары вәкилләре сагалап йөрде. Бер активист Азатлык Радиосына сөйләвенчә, полиция вәкилләре еш кына таләпләр кырыслатылуын тиздән Казанда укачак БРИКС белән аңлаткан.
Хәтер көненә кадәр Казан активистларына БРИКС вакытында урам җыеннары уздырырга ярамау турында кисәттеләр. Казандагы Надеждин штабы җитәкчесе Дмитрий Румянцев бу кисәтүләрне Чаллы белән Алабугадагы сәясәтчеләргә, депутатларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә дә тапшыралар, дип сөйләде. Журналист Наилә Муллаевага да кисәтү ясау өчен куәт оешмалары вәкилләре килде. Аннан БРИКС җыены узганда нишләргә җыенуын да сораштырганнар.
Туристлар агымы киметелде, Казан Кирмәненә керү тыелды
Казанның истәлекле урыннарын күрергә теләүче туристларга да җиңел булмаячак. Казан мэры Илсур Метшин cәяхәт агентлыклары билгеле бер чикләүләр булачагы турында алдан ук кисәтелде диде.
Бу өч көндә туристлар агымы нык киметелгән булачак
— Шуңа бу өч көндә туристлар агымы нык киметелгән булачак. Моннан тыш, Болгар да, Зөя дә бар, шуңа күрә чара үткән вакытта, рәсми көннәрдә туристлар агымы мөмкин кадәр киметеләчәк, — диде ул.
21 октябрьдән Казан Кирмәненә бары аккредитация узучылар гына керә алачак. Чараларның бер өлеше нәкъ биредә узачак.
Түрәләр дә каникулга китте
22-24 октябрьдә Казанда дәүләт хезмәткәрләре ял итәчәк. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы әле август аенда ук дөнья күрде. Эшләмәсәләр дә, аларга хезмәт хакы түләнәчәк. Бу республика дәүләт оешмаларына гына кагылмый. Федераль оешмаларга да хезмәткәрләрен ялга җибәрү тәкъдим ителде. Шул ук вакытта БРИКС уңаеннан оештыру эшләрендә катнашучы дәүләт хезмәткәрләренә бу "каникуллар" кагылмаячак.
Эшкуарларга хезмәткәрләрен дистантка күчертергә кушылды
Бизнес югалтырга мөмкин өч көнлек керемне Татарстан кайтармаяк
Дәүләт оешмаларында хезмәткәрләргә хезмәт хакы бюджеттан билгеләнгән булса, эшкуарларга бу яктан күпкә кыенрак. Рөстәм Миңнеханов фәрманында бизнеска да үз хезмәткәрләрен өч көн дәвамында читтән торып эшләүгә күчерергә кушылды. Моны рәсмиләр тәкъдим генә дип атады, ләкин бизнес югалтырга мөмкин өч көнлек керемне Татарстан кайтармаячагын искәртте.
Алкоһол сату чикләнде
БРИКС чаралары үткәрелә торган урыннарда алкоһол сату тыелачак. Татарстан хөкүмәте кабул иткән карарда әйтелгәнчә, чикләүләр 22-24 октябрьдә гамәлдә булачак. Алкоһол сатуны тыю 11 кунакханә, "Корстон" күңел ачу үзәге, Казан Ратушасы, Казан халыкара һава аланы, "Казан-1" тимер юл вокзалы һәм елга портына кагыла.
Шашлык пешерү дә тыелды
Җыен вакытында шәһәрдә учак ягу, салют аттыру һәм бакчаларда мангалларда ризык әзерләү тыелды.
БРИКС
БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
2024 елда БРИКСка Мисыр, Хәбәшстан (Эфиопия), Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Һавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.
Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага, нигездә, үсеш алучы илләр керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум