Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы татар театры режиссеры: Соңгы вакытта урыс тамашачысы күбәйде


Олег Кинҗәгулов
Олег Кинҗәгулов

Моның сәбәбен ул театрның ихлас уйнавы һәм халыкка якын булган тема күтәрүе белән аңлатты.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына йөрүчеләр арасында урыс тамашачысының күбәйде, дип белдерде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" дәүләт агентлыгында театрның Казанда узачак гастрольләренә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

Бүген татар театры белән беррәттән Чаллыда "Мастеровые" урыс драма театры эшли. Аныңча, ике театр арасында көндәшлек буламаса да, урыс театры тамашачысы хәзер татар театрына йөрүне хуп күрә башлаган.

— Моны бер җиңү дип тә әйтергә була: безнең театрда урыс тамашачысы күбәйде. — диде Кинҗәгулов. — Элек "Мастеровые"га йөргән тамашачы безгә килә башлады. Ни өчен? Әгәр дә син спектакльне, театрдагы рухны ихлас тотасың икән, спектакльдә уйнаган артистның темасы халыкка ниндидер тойгы ясый икән, тамашачының җавабы шундук күренә. Алар һәммәсе сезнең спектакльләр җанлы, матур, җылы дип әйтә.

Олег Кинҗәгулов сүзләренчә, бүген театр репертуарының өчтән берен комедияләр, икенче өлешен — драма, өченчесен — мелодрама, трагикомедия алып тора. Бүген татар телендә пьесалар күп килсә дә, аларны "ни укып булмый, ни сәхнәләштереп булмый", дип өстәде ул.

15-17 сентябрьдә Казанда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының гастрольләре көтелә. Алар Камал театрында узачак. Татарстан башкаласында өч спектакль күрсәтеләчәк. 15нче сентябрьдә Илгиз Зәйниевнең "Бөке" комедиясе, 16 сентябрьдә Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак", 17 сентябрьдә Нәбирә Гыйматдинова әсәре нигезендә куелган "Сихерче" спектакле тәкъдим ителәчәк.

Элегрәк милли театрларда спектакльләрне колакчыннар киеп синхрон тәрҗемә белән караучылар күбәюе әйтелгән иде. 2020 елда Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев ун-егерме елдан бу катастрофага әйләнәчәк, милли театр, киноның булуы да бөтенләй мәгънәсез калачак, дип сөйләгән иде Азатлыкка.

Шул ук вакытта соңгы елларда татар театрларының "урыслаша баруы"н да искәртәләр. 2019 ел башында Әлмәт дәүләт татар драма театры балалар өчен Яңа ел тамашаларын урыс телендә генә уйнады. Театр җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева шундый ультиматум куелды дип аңлаткан иде.

Аңа кадәр – 2018 елда Уфаның "Нур" татар театры Казанда балалар спектаклен урыс телендә генә күрсәтте. Казанга гострольләре вакытында алар "Маҗаралы Яңа ел?!" ("Дед Мороз настоящий?!") дип исемләнгән урыс телендә спектакле алып килде. Шуннан соң "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат та язды. Нәтиҗәдә театрда өч татар тамашасы куйдылар.

2021 елда "Әкият" курчак театры баш режиссеры татар театрларының урысча спектакль куюын тәнкыйтьләде. Ул шулай ук Казанда урыс телле театрларның артуы күзәтелә дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG