Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дроннар куркынычы аркасында Татарстанда ике һава аланы эшләми тора, Казандагы берничә оешманың хезмәткәрләре эвакуацияләнгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңрак билгеле булганча, пилотсыз очкыч Татарстан яныннан үтеп китеп, күршедәге Киров өлкәсендәге объектларга  һөҗүм иткән

Бүген, 28 августта иминлек максатларында иртәнге сәгать җидедән башлап Казан һава аланы ябылды, очышлар туктап тора. Бу хакта Росавиациянең рәсми вәкиле хәбәр итте.

"Сивил очкычлар очышының иминлеген тәэмин итү өчен Казан һава аланына вакытлы чикләүләр кертелә. Һава аланы иртәнге сәгать җидедән вакытлыча очышларны кабул итми һәм очыртып җибәрми", диелә хәбәрдә.

Иртәнге сәгать тугыздан Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да эшләми башлады. Сәбәбе шул ук - очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлатыла.

Казан белән Түбән Кама һава аланнарында, дроннар һөҗүме куркынычы аркасында "Келәм" ("Ковер") планы кертелгән, дип яза Татарстанның "Татмедиа" агентлыгына якын Telegram-каналлар. Казанда 20ләп очыш тоткарлана.

Шулай ук Казан авиация һәм боралак заводы хезмәткәрләре саклану урыннарына төшкән, дип хәбәр итә InKazan телеграм каналы. Түбән Кама заводлары хезмәткәрләре шулай ук эвакуацияләнгән.
Бигеш һава аланына төшәргә тиешле очкычлар Ижау, Уфа һәм Самарга җибәрелә.

Шул ук вакытта Telegram-каналларда пилотсыз очкыч Татарстан яныннан үтеп китеп, күршедәге Киров өлкәсендәге объектларга һөҗүм иткән дигән хәбәрләр чыкты. Дрон Котельнич шәһәрендәге нефть эшләнмәләре саклана торган савытка һөҗүм иткән. Ул Казаннан 280 чакрымда гына урнашкан. Җәрәхәтләнүчеләр юк.

Киров өлкәсенең Котельнич шәһәренә дроннар һөҗүм итүен төбәк губернаторы Александр Соколов та раслады. Пилотсыз очкычның нефть эшләнмәләре сакланган савытка һөҗүм итүен әйтте. Янгын чыкмады, җәрәхәтләнүчеләр юк, дип ышандыра түрә.

Моңарчы Киров өлкәсенә дроннар һөҗүме турында хәбәр ителмәгән иде.

  • 31 май иртәсендә Татарстанга бишенче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Росавиация боерыгы белән Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итүдән һәм очыртып җибәрүдән туктап торды, соңрак һава аланнарының кабат эшли башлавы хәбәр ителде.
  • Татарстанга дроннар беренче мәртәбә 2 апрель иртәсендә һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • Өченчесе - 15 май көнне булган иде.Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • Дүртенчесе - 15 майда булды, Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән иде.Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте республикада барлык кирәкле хезмәтләр дә әзер дип белдерде.
    "Югары Ослан районында бүген булган фактка килгәндә, әзерлегебезне тикшерү уңышлы узды" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.
  • 24 май иртәсендә өендә тентү узган һәм полициягә сорау алырга китерелгән татар активисты Рәфикъ Кәримуллин тентү алдыннан аңа Татарстанга пилотсыз очкыч һөҗүменә бәйле җинаять эше ачу турында карар күрсәтүләрен сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG