Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думаның Татарстаннан депутаты Илдар Гыйлметдинов Татарстанда һәр икенче гаилә таркала дип белдерде


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Гыйлметдинов демография белән бәйле җитди проблемнар бар, бу аерылышулар саны күп булуы һәм  гаилә кора белмәүләре белән бәйле, дигән.

Татарстанда һәр икенче гаилә аерылыша. Бу хакта Думаның Татарстаннан депутаты Илдар Гыйлметдинов кичә, 9 декабрьдә Иҗтимагый пулатта булган Русия халыклары конгрессында әйтте, дип җиткерә "Ведомости".

Гыйлметдинов демография белән бәйле җитди проблемнар бар, бу аерылышулар саны күп булуы һәм гаилә кора белмәүләре белән бәйле, дигән. Шул рәвешле Русиядә аерылышулар күрсәткече уртача 50 проценттан артык, ә Татарстанда бу һәр икенче гаилә.

Депутат фикеренчә, өлкән буын яшьләрне гаилә коруның күңел ачу гына түгел, хезмәт тә булуына өйрәтергә тиеш. Хәзерге вакытта ата-аналар балаларын артык нык иркәли һәм гаилә корырга өйрәтми, ди ул.

Пленар утырышта катнашучылар абортларны тыю һәм бала табуны арттыру турында күп сөйләшкән. Иҗтимагый пулат әгъзасы Павел Пожигайло бала табу яшәртә дигән һәм һәр дүрт ел саен бала табарга чакырган.

"Студент кызларга бала табарга курыкмагыз, бала табу яшәртә, дип әйтәм", — дигән ул. Пожигайло үзенең сигез баласы булуын, хатынының һәр 2,5 ел саен бала табуын һәм яхшы кыяфәттә булуын әйткән.

"Һәр хатын-кыз 2,5 елга түгел, әйтик дүрт елга бер булса да бала табачак икән — йөклелек, имезү һәм ял итүгә ике ел. Бу идеаль вазгыять, без шуңа омтылырга тиеш", дип саный Пожигайло. Мондый очракта илдә елына сигез млн бала туачак, ә былтыр 1,2 млн гына бала туган, дип исәпләгән ул.

  • Быел сентябрьдә Русия думасына аерылышыр алдыннан парларны психолог белән киңәшләшергә мәҗбүр итә торган канун өлгесе кертелде. Аңа ярашлы, хәзер аерылышу эшен өч айга кичектереп торачаклар, ә ир белән хатын гаилә психиологына барырга тиеш булачак. Әгәр психолог ярдәменең нәтиҗәсе булмаса яки ир белән хатынның берәрсе һаман да аерылышу теләгендә нык торса - аерачаклар.
  • Быел июнь аенда Русия финанс министрлыгы аерылганда түләнә торган дәүләт пошлинасын сигез тапкырга диярлек арттырырга һәм 650 сум урынына биш мең сум итәргә тәкъдим ясады.

    Уртак балалары балигълык яшенә җитмәгән парларның үзара килешеп яки мәхкәмә аша аерылышкан очраклары турында сүз бара.

  • 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.
  • Башкортстанда исә 2023 елда Башкортстанда 14 меңләп пар аерылышкан. Шул рәвешле былтыр республикада ай саен эчендә 1,2-1,5 мең гаилә таркалган.
  • 2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
  • Башкортстанда өйләнешеп 50 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум бирергә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG