Чәршәмбе, 15 гыйнвар көнне, АКШ президенты Джо Байден президент буларак илгә соңгы мөрәҗәгатен ясады.
Чиктән тыш байларның олигархиясе Америка демократиясенә куркыныч тудыра, алар зур йогынты һәм хакимият казана, дип кисәтте американнарны Джо Байден.
"Мин илне үземне зур борчуга салган кайбер әйберләр турында кисәтергә телим. Бу — аз санлы чиктән тыш бай кешеләр кулында хакимиятнең куркыныч дәрәҗәдә туплануы", диде Байден Овал офистан американнарга соңгы тапкыр мөрәҗәгать итеп.
Доналд Трампның президент вазифасына керешүенә биш көн кала ясалган бу чыгышында Байден яңа президентның исемен телгә алмады, әмма фикер белдерүчеләр аның ишарәсе аңлашылды, ди.
Миллиардер Илон Маск дәүләт хезмәтләренең нәтиҗәлелеге өчен җаваплы идарә җитәкчесе буларак, Доналд Трамп хакимиятенә сизелерлек йогынты ясый алачак дип көтелә.
Шулай ук Байден социаль челтәрләрне "техно-индустриаль комплекс" контрольдә тота, американнарга ялган мәгълүмат таратыла, бу исә хакимияттән явызларча файдалану мөмкинлеге тудыра, диде. "Ирекле матбугат җимерелә, социаль челтәрләр фактларны тикшерүдән баш тарта", дип борчылды.
Шул ук вакытта президент Америка демократия институтлары илнең чәчәк атуын тәэмин итә алачак дип саный. "Безнең хакимият бүленеше системы камил булмаска мөмкин. Әмма ул безнең демократияне 250 ел дәвамында тотып торды", диде.
- Күптән түгел Трамп АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденны Украина тирәсендәге сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Байден чорында Киевның НАТОга керү ихтималы турындагы сөйләшүләрдә Ак йорт күп хаталар ясады, диде.
- Доналд Трамп АКШ президенты вазифасына 20 гыйнвар көнне керешәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум