Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алсыновның адвокаты колониядә аңа карата көч кулланылуын раслады


Фаил Алсынов. Архив фотосы
Фаил Алсынов. Архив фотосы

Прокуратура активистны кыйнау турында очракны тикшерә дип белдерде аның адвокаты Илнур Сөендеков.

Адвокат Илнур Сөендеков активист Фаил Алсынов утырган колониягә барган. Бу сәфәр Алсыновны кыйналу ихтималы турында хәбәрләр таралганнан соң булган. Бу хакта ул үзенең Телеграм каналында язды.

— Мин Пермьгә 11 июньдә бардым. Фаилгә карата көч куллану очраклары булган дигән мәгълүмат алганнан соң юлга чыктым. Фаилнең үтенече белән ул мәгълүматны таратмый тордым. Бу аңа зыян килмәсен өчен эшләнде. Бүген исә аңа карата көч куллану очрагы булганын раслыйм, — дип яза Сөендеков.

Ул бу эштә гаеплеләрне җаваплылыкка тартуга ирешү өчен тырышлык куячакмын дип тә әйтте.

— Күптөрле тикшерүләр уздырылгач, колониядәге вазгыять яхшы якка үзгәрде. Хәзер Фаил үзен яхшы хис итә, сәламәтлегенә зарланмый, медицина тикшерүен уза, — дип яза ул.

Фаил Алсыновның энесе активистны Пермь колониясенә китергәннән соң кыйнаган булулары ихтимал, дип белдергән иде. Әмма төгәл дәлилләр китерелмәде.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Пермь төбәгендәге идарәсе матбугат хезмәте 59.ру басмасына башкорт активисты Фаил Алсыновны кыйналу турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми дип белдергән иде.

Оешма мәгълүматынча, Алсынов 29нчы төзәтү колониясенә 7 июньдә килгән һәм, имеш, шәхси әйберләрен тикшерергә рөхсәт итмәгән.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Фаил Алсынов куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. 2022 елда Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип борчу белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG