Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәтхуллаһ Гүлән дәвамчылары аның үлеме турында хәбәр итте


Фәтхуллаһ Гүлән
Фәтхуллаһ Гүлән

Гүлән җәмәгатьчелектә Сәет-Нурси дәвамчысы буларак билгеле. Ул оештырган дип саналган "Нурчылар" хәрәкәте Русиядә тыелды.

Фәтхуллаһ Гүлән дәвамчылары аның үлеме турында хәбәр итте. Соңгы вакытта төрек язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, элекке имам, FETO оешмасы җитәкчесе АКШта яшәде.

FETO-ны Төркиядә террорчы дип атыйлар.

FETO-га якын булган Herkul порталы хәбәренчә, Гүлән 20 октябрьдә Пенсильваниядәге клиникада вафат булган. 83 яшьлек Гүләннең үлемен туганнан туган энесе Эбусәләмә Гүлән дә раслады, дип җиткерә CNN Türk телеканалы.

Башка нечкәлекләр турында әйтелми.

2016 елда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Фәтхуллаһ Гүлән тарафдарларын сүз куешуда гаепләде. 2016 елның 16 июленә каршы төндә Төркиядә хәрби түнтәрелеш омтылышы булды: Истанбул һәм Әнкара урамнарында кораллы кешеләр, танклар пәйда булды, хәрби очкычлар очты. 250дән артык кеше һәлак булды, күпчелек хәрбиләрне кыйнап үтерделәр.

Түнтәрелешне бастырганнан соң "гүләнчеләр"не - Гүлән дәвамчыларын киңкүләм тоткарлаулар булды.

Фәтхуллаһ Гүлән Эрдоган тарафдары булган. 2002 елда ул аның Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясенә хакимияткә килергә ярдәм иткән. Бер юлдан барган тарафдарларның юллары соңрак аерылган. Гүләнгә Эрдоганның авторитар стиле ошамаган. Тагын да соңрак Гүлән җитәкчелек иткән хәрәкәт "террор оешмасы" дип игълан ителгән.

Танылу Гүләнгә 1960нчы елларда Измир мәчетендә укыган җомга вәгазьләреннән соң килә. 1999 елда аны Төркиядә дәүләтнең дөньяви төзелешен бетереп дини хакимият урнаштыруда гаеплиләр, шуннан соң ул АКШка китә. Соңрак гаепләүләр алына, әмма дин әһеле АКШта кала. Исламның Хәнәфи мәзһәбендә булган Гүлән шактый ябык тормыш алып бара, җәмәгатьчелек һәм журналистлар алдына бик чыкмый. Ул җитәкләгән "Хезмәт" оешмасының дөньяда миллионнарча тарафдары бар, дип санала. 150ләп илдә Гүлән финанслаган укыту үзәкләре бар. Аларда дини гореф-гадәтләр белән бергә яшьләргә югары уку йортларына керү өчен әзерлек дәресләре укытыла. Бу эшкә акчаны хәрәкәт вәкилләре булган эшкуарлар бирә.

1999 елда Фәтхуллаһ Гүлән дәвалану өчен АКШка китә һәм эзәрлекләүләрдән куркып, кире кайтмый. Кайчандыр Эрдоган Гүләнне Төркиягә кире кайтырга да чакыра, әмма ул моны имин булыр дип тапмый.

  • Гүлән җәмәгатьчелектә Сәет-Нурси дәвамчысы буларак билгеле. Ул оештырган дип саналган "Нурчылар" хәрәкәте Русиядә тыелды, аның вәкилләре Русиянең башка төбәкләрендәге кебек Татарстан белән Башкортстанда да тоткарланды, Гүлән финанслаган дип саналган татар-төрек лицейлары ябылды.
  • Эрдоган Гүләнне 2013 елда дәүләт түнтәрелешен оештыру омтылышында гаепләде. 2014 елның 19 декабрендә Истанбул мәхкәмәсе Гүләнне кулга алу турында карар чыгара һәм Интерполдан аны халыкара эзләүгә игълан итүен сорый, ләкин Төркия хакимиятенең бу таләбе кире кагыла.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG