Accessibility links

Кайнар хәбәр

FT: Төркия яшерен генә Русиягә хәрби-сәнәгать комплексы өчен кирәкле Америка тауарларын сатуны тыйган


Төркия хакимиятләре "сәяси әдәплелек" саклап, бу чикләүләр турында рәсми игълан итеп тормаган, диелә. Аерым алганда бу чикләүләр микрочипларга һәм дистанцион идарә итү системнарына кагыла, аларны кораллардагы системнарда да кулланырга мөмкиннәр.

Төркия Русиягә Америкада җитештерелгән 40 тан артык исемдәге хәрби тауарны сатуны яшерен генә томалап куйган. Әлеге тауарларны АКШ һәм аның Көнбатыш беректәшләре Мәскәүнең Украинадагы сугышы өчен бик әһәмиятле дип саный.

Бу - Вашингтон Әнкараны "нәтиҗәләре булырга мөмкин" дип кисәткәннән соң булган, дип яза Financial Times чыганакларына сылтама белән.

Басма мәгълүматынча, Төркия электрон таможня системы Русиягә "хәрби тауарлар" җибәрү мөмкинлеген башка бирми, ә элек мондый мөмкинлек булган. Financial Times искәртүенчә, элегрәк Европа берлегенең шундый ук тауарларын да Русиягә сатуны томалаган булганнар.

Аерым алганда бу чикләүләр микрочипларга һәм дистанцион идарә итү системнарына кагыла, аларны кораллардагы системнарда да кулланырга мөмкиннәр.

Шул ук вакытта, Financial Times әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, Төркия хакимиятләре "сәяси әдәплелек" саклап, бу чикләүләр турында рәсми игълан итеп тормаган.

Төркия сәүдә миинистрлыгы һәм Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков басманың фикер сораган мөрәҗәгатьләренә җавап бирмәгән.

Августта АКШ сәүдә министрының илдәге мөһим технологияләрнең көндәшләр кулына эләгүен булдырмау сәясәте белән шөгыльләнүче ярдәмчесе Мэтью Акселрод Әнкара һәм Стамбулда төрек вазифаи затлары белән очрашкан. Ул әгәр хәрби өлкәдә кулланыла торган тауарларны Русиягә сатуны туктату белән бәйле чаралар күрмәсә, Төркия моның "нәтиҗәләрен" күрәчәк, дип кисәткән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG