Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимә Һелен Фаллер Мүнһенда татар эмиграциясе турында лекция укыды


Галимә 2022 елгы мобилизациядән соң чит илләрдә оешкан татар проектлары һәм чаралары турында сөйләде.

9 июль кичендә Германиянең Мүнһен шәһәрендә галимә, антрополог Һелен Фаллерның "Татарстанда милләт төзүдән алып диаспорада татар мәдәниятен саклауга кадәр" дигән лекциясе узды. Чарага берничә дистә кеше килде, ул инглиз телендә узды.

Лекцияне Мүнһенда яшәүче арт-менеджер Айгөл Дәүләтшина оештырган. Ул чараның кирәклеген лекция темасының бүгенге көндә бик мөһим һәм файдалы булуын белән аңлатты.

Үз чыгышы барышында Фаллер башта Татарстан белән таныштырды, аның Русиядәге урынын аңлатып, 90нчы елларда суверенитет хәрәкәтенә тукталды. 1992 елгы референдумын телгә алып, республиканың ул чактагы казанышлары турында сөйләде. Шуннан соң 2000нче еллардагы үзгәрешләрне, республика казанышларының әкренләп юкка чыгуын аңлатты.

Лекциянең икенче өлешендә галимә 2022 елгы мобилизация һәм аның нәтиҗәсендә күп кенә татарларның чит илләргә китүе турында сөйләде. Фаллер бу теманы күзәтеп баруын, "Татар ярдәме" кебек чатлар ярдәмендә татарларның бер-берсенә ярдәм итү очракларын әйтте. Шуннан соң ул соңгы елларда чит илләрдә оешкан татар проектлары һәм чараларына күзәтү тәкъдим итте. Алар арасында "Tatar identity" подкасты, Learn Tatar сайты, Америкада узган Татар саммиты һәм башкалар аталды.

Лекциядән соң җыелган халыкка чәй тәкъдим ителде, чара үзара аралашу рәвешендә дәвам итте. Биредә күбесенчә Мүнһен һәм аның тирәсендә җыелган татарлар килде, татар темасы белән кызыксынучы башка милләт вәкилләре дә булды. Берлин, Франкфурт кебек шәһәрләрдән дә килүчеләр булды.

Һелен Фаллер – галимә, антрополог, элекке Совет берлегендә 30 еллап эш тәҗрибәсе булган тикшерүче. Татарстан, Казакъстан, Кыргызстан белгече.

"Милләт. Тел. Ислам. Татарстанның суверенитетка хәрәкәте" китабы авторы. Әлеге хезмәт Татарстанда алып барылган тикшерүләр нигезендә язылган, Татарстанның яңа тарихында төпле академик хезмәт дип атарга мөмкин.

Соңгы вакытта Үзәк Азияне өйрәнә. Үзәк Азиядә яшәүче хатын-кызлар турында тикшерүен тәмамлаган. Һелен Фаллер шулай ук Русиядә деколонизация темаларына кагылышлы чараларда катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG