Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова: Камал театрының яңа бинасында башка иҗат берләшмәләре дә эшләячәк


Камал театрының яңа бинасы бәйгесендә җиңгән проект
Камал театрының яңа бинасы бәйгесендә җиңгән проект

Шулай ук яңа бинада намаз бүлмәсе, ресторан, спектакль вакытында баланы калдыру мәйданы булдыру күздә тотыла.

Камал театрының яңа бинасында төрле иҗат берләшмәләре иҗат итә алачак. Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанның төбәк белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) узган туры эфир вакытында сөйләде.

— Безнең режиссерлар, культуртрегерлар төркеме бар. Алар республиканың театр һәм мәдәният тормышына җәлеп ителгән. Бина үзенә күрә арт-mall, ягъни форматы белән сәүдә үзәге кебек мәдәният өлкәсендә төрле чаралар тәкъдим итәчәк. Безнең идеология нигезендә, бинада "Апуш", "Калеб", Yummy Music булачак, — диде ул.

Әюпова Милли китапханә эшчәнлеген мисалга китерде. Аныңча, чаралар вакытында көненә китапханәгә 8 мең кеше килә. Камал театры да шуның нигезендә эшләячәк диде ул.

Моннан тыш, Камал театрында балалар өчен аерым мәйдан булдыру каралган. "Спектакль караганда баланы калдырырга мөмкин булачак", диде ул. Шулай ук театрда намаз укырга теләүчеләр өчен гыйбадәт бүлмәсе, ресторан, остаханәләр оештыру күздә тотыла.

Министр Камал театрының хәзерге бинасы язмышы турында сөйләмәде.

  • Камал театрының төзелеше 2023 елның февраль аенда башланды. Яңа бинаны 2025 елга төзеп бетерергә теләгәннәр иде. Әмма бина быелның октябренә — БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыеналар.
  • Аның чыгымнары 7-12 млрд сумга басыр дип әйтелде. Бина 8 катлы булачак. Театрда 544 кеше эшләячәк, тамашаларны берьюлы 1,2 мең кеше карый алачак дип көтелә. Бинаны япон проектына нигезләнеп төзиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG