Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты һәм галиме Андрей Бояршинов биш елга ирегеннән мәхрүм ителде


Андрей Бояршинов
Андрей Бояршинов

"Террорчылыкны аклау"да гаепләнгән активистны прокурор алты елга утыртуны сораган иде.

Самар шәһәрендәге мәхкәмә Казан активисты һәм галиме Андрей Бояршиновны "террорчылыкны аклауда" гаепле дип тапты һәм аны биш ел колониягә хөкем итте. Шулай ук аңа ике ел буе интернет-чыганаклар алып баруны тыйганнар.

Җинаять эшен Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2022 елда 18 мартта ачты.

Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. (Бу көннәрдә Казанда сугышка каршы чаралар узган иде – ред.). Ул үз гамәлләренең җинаятьчел характерда булуын аңлаган килеш, "кешеләрнең акылына һәм ирегенә йогынты ясау, аларны канунсыз гамәлләр кылырга этәрү" максаты белән хәбәрләр чыгарган, лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау, террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга өндәү билгеләрен ачыклаган диелде.

2018 елда социаль челтәрләрдә 9 май белән бәйле белдерүе чыкканнан соң активистны нык тәнкыйтьләгәннәр иде. Бояршинов "Үлемсез полк" чарасында катнашучыларны ачуланды, аларны "Георгий тасмалары" таккан һәм бизәнеп-ясанган "зәңгәрләр" дип атады. "Үлемсез полк" чарасы аңа оппозицион митинг үткәрергә комачаулаган булган дип хәбәр ителде.

Сүз уңаеннан, быел Казанда "Үлемсез полк" йөреше узмаячак. Аны шәһәр хакимиятләре "иминлек максатында" үткәрмәскә булды диелде. 2023 елда да чараны Казанда гына түгел, бөтен Русиядә үткәрмәскә карар иттеләр.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "Үлемсез полк"ны уйлап тапкан журналистлар сугышка каршы чыкты һәм әлеге чарадан читләште. "Кызганыч, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерде акцияне уйлап тапкан кешеләр.
  • Андрей Бояршинов 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аны сак астында калдыру вакытын берничә тапкыр озайттылар.
  • Активист гаебен танымый, җинаять эше ачуларын "сәяси" гамәл дип атый, ул "бу сугышка каршы булдым, каршымын һәм каршы булачакмын да", дип белдергән иде.
  • "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды. "Бояршиновны эзәрлекләү - аның фикер белдерү ирегенә һәм гадел мәхкәмәгә хокукларын боза. Бояршиновка ачылган җинаять эше Русиядә хакимият тәнкыйтьчеләренең тавышын бастыруга юнәлдерелгән", диелә проект хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG