Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Шанхай арасында туры очышлар башланачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көнне булыр дип көтелә.

28 сентябрьдән башлап Татарстан башкаласы Казаннан Кытайның Шанхай шәһәрендә туры очышлар башланачак. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясенең (АТОР) Telegram-каналында әйтелә.

Очышлар җәйге очу тәртибе беткәнгә кадәр (27 октябрь) дәвам итәчәк, аларны Кытайның China Eastern Airlines һава ширкәте оештыра.

Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көнне булыр дип көтелә.

Казаннан Шанхайга барганда Пудун һава аланына кичке сигездә очып китәчәкләр, Шанхайга икенче көнне җирле вакыт белән иртәнге 9да килеп җитәчәкләр. Юлда сигез сәгать булачаклар. Шанхайдан Казанга исә 12:30 да очып китеп, 17:00 дә Татарстан башкаласында булачаклар.

"Бизнес Online" билетлар инде сатуга чыккан, дип яза.
Һава ширкәтенең сайтындагы мәгълүматка күрә, билет бәясе 22 мең сум тирәсе.

Бер ел элек Шанхай мэры Гун Чжэн белән очрашканда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан белән Шанхай арасында туры очышлар башлатырга тәкъдим иткән иде. Шулай ук ул Кытай ягына югары уку йортлары, фәнни үзәкләр, туризм, спорт өлкәсендә элемтәләрне киңәйтергә тәкъдим итте.

  • Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте булдырган "Idel.Реалии" сайты Кытайның Идел буена булган экспансиясе турында махсус проект тормышка ашыра. Әлеге проект белән монда танышырга мөмкин.
  • Моңарчы Азатлык Татарстанда йөзләрне танучы "Имин шәһәр" системы кертелгәндә Татарстан Мәскәү кушуы белән кытай тәҗрибәсен өйрәнгән, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп иткән, дип язган иде. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашкан.
  • Hikvision белешмәләренә күрә, Татарстандагы "Имин шәһәр" системы да 60 процентка шушы ширкәт видеокамераларына нигезләнеп ясалган.
  • Татарстанда әлеге җиһазлар мәктәп һәм балалар бакчаларының, парк һәм бакчаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, җәмәгать киңлекләрен күзәтеп-саклап торауда кулланыла.
  • Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата. Синҗанда уйгырларны автомат рәвештә ачыклый торган ясалма интеллектлы камераларны нәкъ менә Hikvision ясаган.
  • Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
  • Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG