Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта кырымтатар халкы геноциды корбаннары истәлегенә мемориал ачылды


Киевтагы мемориал
Киевтагы мемориал

Аның ачылышы тантанасында Украина президенты Владимир Зеленский Русия хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнә торган сәяси тоткыннарны да искә алды.

11 сентябрьдә Украина башкаласы Киевның Тынычлык бакчасында кырымтатар халкы геноциды корбаннарының истәлегенә мемориал ачу тантанасы узды.

Тантанада тормыш иптәше Елена Зеленская белән бергә Украина президенты Владимир Зеленский, Хорватия һәм Латвия премьер-министрлары Андрей Пленкович һәм Эвика Силиня, Литва президенты Гитанас Науседа катнашты.

Мемориал кырымтатар халкы тарихындагы өч фаҗигале чорга багышлангаан: Русия империясенең 1783 елда Кырымны аннексияләве, 1944 елдагы сөргенлек һәм 2014 елдагы басып алу, дип белдерде Зеленский.

— Тарих кабат кабатлана, Кырым кабат азатлык һәм абруй, үз җиреңдә яшәү хокукы өчен көрәш кырына әйләнде. Бу мемориал – үткәннәр истәлеген хөрмәтләү генә түгел. Бу безнең онытмавыбызның һәм кичермәячәгебезнең символы. Меңләгән кырымтатар үзләренең өйләреннән мәҗбүри куып чыгарылган. Меңләгәне юлда, кайдадыр ят җирләрдә үлгән һәм алар туган җирләреннән тамырлары белән кубарылган, — диде Украина президенты.

Шулай ук Зеленский Русия хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнә торган сәяси тоткыннарны да искә алды. "Ление Умерова, Сервер Мустафаев, бертуган Азиз һәм Асан Ахтемовлар һәм элек сөргенлеккә җибәрелгәннәрнең йөзләгән башка оныклары кабат кууларга һәм эзәрлекләүләргә дучар ителә. Тик оккупантлар 1944 елда сөрелгәннәрне ничек сындыра алмаган, безне дә сындыра алмаячак".

  • 80 ел элек, 1944 елның 18 маенда Иосиф Сталин карары белән бөтен кырымтатарларны ярымутраудан мәҗбүри сөрәләр һәм терлек ташый торган вагоннарда Үзәк Азиягә җибәрәләр.
  • Бу авыр юлда меңләгән кеше үлеп кала, сөрелгәннәрнең өстән береннән артыгы - килеп җиткәч үлә. НКВДның Сталинга суккан телеграммасында 180 меңнән артык кешене сөрүләре әйтелгән. Әмма Кырымтатарларның милли хәрәкәте мәгълүматынча, Кырымнан барлыгы 420 меңнән артык кешене сөргәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG