Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея күзләве Төньяк Кореянең Украинага каршы сугышырга 12 мең хәрбиен җибәрүе турында белдерде


Көньяк Корея президенты Юн Сок Ёль ашыгыч иминлек киңәшмәсе үткәрде. Ул бу хәлнең үз иленә һәм дөньядагы башка илләргә җитди куркыныч булып торуын белдерде.

Төньяк Корея Украинадагы сугышта Русия ягында сугышсыннар өчен, үзенең 12 мең хәрбиен Русиягә җибәрә, дип белдерде Көньяк Кореянең дәүләт күзләү хезмәте. Бу хакта "Рёнхап" агентлыгы хәбәр итә.

Пһеньян бу карарны инде кабул иткән, хәрбиләрне күчерү башланган диелә. Үз эченә махсус көчләр (спецназ) бүлекчәләрен дә алган дүрт хәрбиләр бригадасы турында сүз бара.

Әлеге мәгълүмат расланса, бу Төньяк Кореянең үз гаскәрләрен тарихта беренче тапкыр болай күп итеп Корея ярымутравыннан читтә урнаштыруы булырга мөмкин.

70-80нче елларда Төньяк Корея махсус көчләре бүлекчәләре Анголадагы ватандашлар сугышында катнашты.

Көньяк Корея президенты Юн Сок Ёль ашыгыч иминлек киңәшмәсе үткәрде. Ул Төньяк Кореянең үз гаскәрләрен җибәрүен үз иленә һәм дөньядагы башка илләргә җитди куркыныч булып тора дип белдерде.

Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский да Төньяк Корея хәрбиләренең Украинадагы сугышта катнашырга мөмкин булуы турында әйткән иде.

Пәнҗешәмбе көнне Украина хәрби күзләве җитәкчесе Владимир Буданов Төньяк Кореянең 11 меңләп хәрбие Русиянең көнчыгышында хәрби әзерлек уза, здип белдерде. Аның әйтүенчә, беренче хәрби бүлекчәне Курски өлкәсенә җибәрергә әзерләнәләр.

Көньяк Кореянең саклану министрлыгы вәкиле бу мәгълүматларны кичә расламаган иде. Ул "Рёнхап"ка әңгәмәсендә Төньяк Корея Русиягә сивил хезмәткәрләрен җибәргән булырга мөмкин диде.

  • Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
  • Төньяк Корея Русия гаскәрен артиллерия снарядлары һәм мөгаен ракет системнары белән тәэмин итеп тора. Моңа җавап буларак Мәскәү Пһеньянга ракет программы белән булыша дип фаразлана, ә бу БМО иминлек шурасы санкцияләре белән тыела.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG