Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллин тоткарланган


Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

Аның өендә тентү узган, тикшерүчеләрнең сорау алуга алып китүе әйтелә.

Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәте ветераны, 73 яшьлек Зиннур Әһлиуллинны тоткарлаганнар. Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм куәт оешмалары белән бәйле "Татарская якудза" Telegram-каналы язып чыкты.

Әһлиуллинга быел сентябрьдә урыслар һәм татарлар арасында "милләтара дошманлык уяту" турында җинаять эше ачылган диелә. Өендә тентү уздырып, "бөтен кирәкле әйберләрне" тартып алганнар. Хәзерге вакытта аннан тикшерүчеләр сорау ала дип яза "Татарская якудза".

"Азатлык" яшьләр берлеге вәкилләре Зиннур Әһлиуллинның хатыны белән сөйләшкән.

"Хатыны әйтүенчә, иртән аларның өйләренә бәреп кергәннәр, тентү үткәргәннәр. Полиция хезмәткәрләре арасында Казанның экстремизмга каршы көрәш үзәге полициясе Алексей Соколов, ФСБ хезмәткәре Олег Бикмуллин булган. Ике пүнәтәй килгән. Әлегә Чаллыга алып киткәннәр. Соколов Зиннур Әһлиуллинга "экстремизмны пропагандалаган өчен" җинаять эше ачылуын әйткән. Зиннур ага тәрҗемәче сораган, бер нәрсә дә имзаламаячагын әйткән. Альмира ханым (Зиннур Әһлиуллин хатыны) сүзләренчә, башка активистларда да тентүләр узган", дип язалар берлекнең Telegram-каналында.

"Татарская якудза" мәгълүматынча, узган ел Зиннур Әһлиуллин "Яӊарыш Татар Халык Партиясе" экстремист хәрәкәтенә кергән". Хәрәкәтне АКШта яшәүче җәмәгать эшлеклесе, активист Иршат Хәби җитәкли. Татарстан Югары мәхкәмәсе хәрәкәтне быел августта "экстермистик" дип таныган.

Телеграм канал язуынча, Зиннур Әһлиуллин янәсе бер ел эчендә үзе янына өч яшь егетне җыйган, алар аны укытучы кебек күреп тыңлаган. Егетләргә ул атна саен "милли үзаң тәрбияләү, гамәлдәге режим һәм урыслар белән көрәш кагыйдәләре" турында дәресләр биргән дип яза Телеграм канал.

Соңрак Зиннур Әһлиуллин "Яӊарыш Татар Халык Партиясе"нең Чаллыдагы оешмасын җитәкләгән, Иршат Хәби кушканнарны үтәгән диелә хәбәрдә.

  • Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә.
  • 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла. Узган елны Азатлык Радиосы Әһлиуллин белән интервью эшләгән иде.
  • "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязма калдырган өчен быел апрельдә 63 яшьлек пенсионер Рузилә Шәрәфетдинова Русиянең административ хокук бозу кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем ителде: 20.3.2 маддәсенең 2нче бүлеге (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыру) нигезендә 70 мең сумга һәм 20.3.1 маддә (милләтара низаг чыгару) нигезендә 10 мең сум штрафка тартылды. Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG