Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева җәмәгатьчелекне инвалид тоткын Рөстәм Мөлековны азат иттерүгә ирешергә чакырды


Рөстәм Мөлеков мәхкәмә утырышларының берсендә
Рөстәм Мөлеков мәхкәмә утырышларының берсендә

Мөлеков - беренче төркем инвалид һәм атнасына өч тапкыр дүртешәр сәгать гемодиализга йөри. Аның чире мәхкәмәгә кешене азат итәргә мөмкинлек бирә торган авырулар исемлегенә керә.

Уфадагы Навальный штабының элекке координаторы, сәясәтче Лилия Чанышева үзенә ачылган җинаять эшендәге тагын бер гаепләнүче - Рөстәм Мөлековның әле дә Пермьдәге 29нчы төзәтү колониясендә калуын хәтерләтте. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

Мөлеков - беренче төркем инвалид һәм атнасына өч тапкыр дүртешәр сәгать гемодиализга йөри. Аның чире мәхкәмәгә кешене азат итәргә мөмкинлек бирә торган авырулар исемлегенә керә. Әмма 31 гыйнварда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе актвистны нык авыруы өчен колониядән азат итүне сорап Уфаның 1нче тикшерү изоляторы, Пермь колониясе, Мөлеков үзе һәм аның адвокаты Радик Латыйпов тапшырган шикаятьләрне карап, моннан баш тартты.

"Рөстәмнең рәшәткә артында сәламәтлеге шактый начарайды. Аяклары тотмый башлады, ашханәгә кулларыннан тотып алып баралар. Моннан тыш аңа хатлар тапшыру, аннан хат алу белән дә проблем бар - аларны йә тапшырмыйлар йә нык тоткарлап бирәләр. Рөстәм колониядән кассация мәхкәмәсенә җибәргән документлар ике тапкыр "югалды", - дип яза Чанышева.

Шулай ук медианы, хокук яклаучыларны һәм адвокатлары Мөлековны азат иттерүгә ирешергә чакыра.

  • Моңа кадәр Азатлык радиосы Рөстәм Мөлеков турында тулырак язма чыгарган иде.
  • 2017 елның 12 июнендә Рөстәм Мөлеков Навальныйның Уфа штабы коррупциягә каршы уздырган митингында чыгыш ясады. Ул түрәләрне каты тәныйтьләде, аларны хәтта "атарга" да чакырды.
  • Нәтиҗәдә 2019 елда Мөлековны Җинаять кодексының 280.1 маддәсе (Экстремистик эшчәнлеккә чакыру) нигезендә ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
  • 2021 елның көзендә Рөстәм Мөлеков һәм Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышева Русия тикшерү комитеты "Коррупциягә каршы көрәш фондын" оештыручылар һәм хезмәткәрләренә карата ачылган җинаять эше фигурантларына әйләнә. 2021 елның ноябрендә Мөлеков фатирында тентү уздырыла. Аңа "Экстремистик җәмгыятьтә катнашу" турында гаепләү белдерелә. Соңрак бу эшне Лилия Чанышева эше белән берләштерәләр. Активистка шул ук 2017 елда ясаган чыгышы өчен ачыла бу эш, маддәсе генә башка була.
  • 2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны РФ Җинаять кодексының 282.1 маддәне 2нче өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG