Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе сәясәт белгече Аббас Галләмовны читтән торып сигез елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Аббас Галләмовны һәм аның белән әңгәмә эшләгән украин журналисты Александр Преподобныйны мәхкәмә "нәфрәт сәбәпле, төркем белән Русия гаскәре турында "фейклар" таратуда" гаепле дип тапкан. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.
Сәясәт белгече 2022 елның язында "Грошi" YouTube-каналына әңгәмә биргән булган, Украинадагы сугыш турында сөйләшкәннәр. Җинаять эшен шул сәбәпле ачканнар.
Аббас Галләмов бу мәхкәмә карарына үзенең Telegram-каналында фикер белдереп, алга таба да "нәрсә күрәм, шуны анализлауны дәвам итәчәкмен", дип белдерде һәм Telegram-нан тыш, үз YouTube-каналын да булдыру өчен моны яхшы форсат булды диде.
Быел мартта Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Галләмовны читтән торып кулга алу карары чыгарган иде.
2023 елның мартында Русия эчке эшләр министрлыгы сәясәт белгечен "фейклар" маддәсе нигезендә федераль эзләүгә биргән иде. Аңарчы алданрак юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Оешма фикеренчә, Аббасов "ят агентлар" әзерләгән материалларны тараткан, Украинадагы сугышка каршы фикер белдергән, Русиядән читтә яшәгән килеш чит оешмалар бирә торган мәгълүмати мәйданчыкларда белгеч буларак катнашкан.
- Аббас Галләмов 2008-2010 елларда Русия хөкүмәте идарәсендә референт булып эшләде, 2010-2014 елларда Башкортстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары иде, ул чакта республика белән Рөстәм Хәмитов җитәкчелек итте. 2017 елда Радий Хәбиров җитәкчелек иткән чакта Красногорскиның Иҗтимагый пулаты әгъзасы иде.
- Хәзерге вакытта ул Израилдә яши.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум