Русиянең ун галиме һәм медицина хезмәткәре хосусый клиникларда абортлар ясауга каршы чыгып ачык хатлар имзалаган. Элегрәк алар ясалма аталандыру (ЭКО) ясатуга да каршы чыккан иде, Русия сәламәтлек саклау министрлыгы ул чакта бу белдерүләрен кире какты, дип хәтерләтә Север.Реалии.
Имза куючылар арасында сәламәтлек саклау министрлыгының баш репродуктологы, Русиянең Җәмәгать пулаты әгъзасы Олег Аполихин да бар. Ул "яралу мизгеленнән башлап ук, яралгы тере җан иясе булып тора" һәм аның гомергә, үсешкә хокукы бар, ди.
2020 елда ул абортларны "тән әгъзаларын бүлгәләү" ("расчленёнка") дип атады һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте системында махсус абортлар ясау урыннары булдырырга тәкъдим иткән иде. Ул чакта Русия сәламәтлек саклау министрлыгы профессорның тәкъдимен хупламавын белдерде.
Икенче белгеч — Русия педиатрлары берлегенең президенты, Русия фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор Александр Баранов. Ул абортларга күптәннән каршы чыгып килә һәм Русия православ чиркәвенең мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системыннан абортларны чыгару тәкъдимен хуплаган иде.
Ул шулай ук суррогат аналарга һәм ясалма аталандыруга каршы чыкты.
Бала төшерүне тыюга өндәүчеләр арасында Мәскәүнең Пирогов исемендәге медицина университетындагы биоэтика кафедрасы профессоры Ирина Силуанова да бар.
Элегрәк ул ЭКОны аборт ясаганнан соң кысыр калган һәм христиан кыйммәтләрен кире кагучы хатыннар эшли, дигән иде. Шуңа күрә, аның фикеренчә, "пробиркада аталандыруны" мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системыннан чыгарырга кирәк. Шулай ук ул бу чара ярдәмендә бер үк җенесле парлар гаилә кора, ә суррогат аналык бөтенләй яралгылар белән сәүдә итүгә ошаган, ди.
Шулай ук ул кияүдәге хатын-кызга ире рөхсәтеннән башка аборт ясатуны тыю турындагы тәкъдимне Дума кабул итмәгәнгә борчылган иде.
Дарвинның эволюция теориясен мәктәп дәреслекләреннән алып атуны тәкъдим иткән кеше — Гаилә, ана хокукларын һәм балалыкны яклау мәсьәләләре өлкәсендәне Патриарх комиссиясе рәисе Фёдор Лукьянов, "оешма медицина хезмәткәрләренең ачык хатларын хуплый", дип белдерде.
Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министрлыгы медицина күрсәткечләре булмаган килеш аборт ясатырга килгән хатын-кызларга психологик басымны арттырырга тәкъдим иткән иде. Министрлыкта УЗИ ясаган чакта хатын-кызларга яралгының рәсемен күрсәтергә, ә баланы барыбер төшертергә булганнарны йөклелеге өзелү куркынычы янаган хатыннар белән бер бүлмәгә яткырырга тәкъдим иттеләр.
- Русиядә аборт ясарга теләүче хатын-кызларны психологларга җибәрә башладылар. Мәсәлән 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган иде, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли.
- Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Ел башыннан республикада табигый кимү 61 процентка арткан. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән. 2024 елда республикада 35,4 мең бала туган.
- Русия хакимиятләре хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша. Беренче чиратта абортны тыюны Урыс православ чиркәве таләп итә. Бу мәсьәлә инде Русия думасына да килеп җитте.
- Татарстанда аборт ясатырга теләк белдерүчеләр ике этап аша уза: алар белән башта хатын-кызлар консультацияләрендә сөйләшәләр, әгәр дә мөрәҗәгать итүченең фикере үзгәрмәсә, аны Кризислы йөклелек республика үзәгенә җибәрәчәкләр.
- Казанда консультацияләр һәм профилактика ярдәмендә 365 хатын-кызны аборт ясатмаска күндерә алган. Бу - бала төшерергә килгән барлык хатын кызларның 62,2 проценты. Барлыгы 538 хатын-кыз аборт ясатырга теләк белдергән булган. 2023 елның 11 аенда исә бары тик 47 проценты гына йөклелеген саклап калган булган. Әлеге саннарны республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов китерде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум