Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минем халкымны хур иттегез!" Галимә Миләүшә Хәбетдинова Татарстан язучылар берлеге рәисе гамәлләрен тикшерүне сорый


Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла аны ялган сөйләүдә һәм әләк язуда гаепли.

Татар әдәбияты галимәсе Миләүшә Хәбетдинова Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланы үзен "әдәпсез" тотуда гаепләеп ачык хат белән чыкты. Сүз 12 сентябрьдә Язучылар берлегендә тәрҗемә әдәбиятка багышланган очрашу турында бара.

Очрашуда Кытай, Һиндстан, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Бразилия, Иран һәм Русия язучылары катнашкан. Татар әдипләрен Вахит Имамов, Лерон Хәмидуллин, Рәмис Аймәт, Галимҗан Гыйльманов, Тәлгать Галиуллин тәкъдим иткән. Утырышта Ркаил Зәйдулла һәм "Октябрь" журналы редакторы Ирина Барметова модератор булган.

Хәбетдинова очрашуның начар оештырылуын әйтә. Түгәрәк өстәлнең концепциясе уйланылмавын, кунакларга китаплар күргәзмәсе ясалмавын, утырырга урындыклар җитмәве һәм Язучылар берлегендә тәрҗемә тарихын күрсәткән мәгълүмат җиткерелмәвен искәртә. Моннан тыш, Хәбетдинова Ркаил Зәйдулланы үзен "әдәпсез" тотуда һәм "исерек" булуда гаепли.

— Оят. Очрашуда техникум студентлары бар иде. Укытучы, педагогия институтын тәмамлаган ханым, язучылар берлеге рәисен белмәгәнлектән, модераторларның берсен чыгарып җибәрүне сорады, чөнки ул исерек иде. Аңа оят булды, менә татар язучыларына оят түгел иде. Оят хисен югалткан исерек "җитәкчене" алып чыгарга бер генә ир кеше дә табылмады, — дип яза ул.

"Ркаил абый, сез минем халкымны дөнья җәмәгатьчелеге алдында хур иттегез!" дип өсти Хәбетдинова.

Ахырдан Язучылар берлеге әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, галимә чираттан тыш идарә җыелышын үткәреп, бу хәлне тикшерүне таләп итте.

Миләүшә Хәбетдинованың ачык хат рәвешендә язган постына Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җавап калдырды.

— Коточкыч донос бу. Фотога карагыз әле — мин исерек кешегә охшаганмы? Анализ алганмы Миләүшә. Мин эмоциональ кеше, шуңа кызмача да күренәмдер. Мәскәү кунаклары безне статист итеп кенә күрмәкче иде. Миләүшәне мин үзем чакырдым, чыгыш ясарга өндәдем, сүз бирдем. Менә сиңа рәхмәт... — диде ул.

Зәйдулла ярты елдан корылтай узачагын да әйтте. "Анда рәисне яшерен тавыш белән сайлыйлар. Эшемнән канәгать булмасалар, сайламаслар", дип өстәде Язучылар берлеге рәисе.

11-12 сентябрьдә Казанда БРИКСның әдәби форумы узды. Очрашуда Татарстаннан татар телендә иҗат итүче язучылар програмда юк, дип язды медиалар.

• Татарстан Язучылар берелегенең соңгы Корылтае 2021 елда узды. Ул чакта берлеккә яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Зәйдулланы яклаучылар аның Дәүләт шурасы депутаты булуын, хакимият белән элемтәләрне урнаштыра алуын, дәүләт премияләрен алып бетерү сәбәпле, зур премияләргә дәгъва итмәячәген һәм башка сәбәпләрне атаган иде.
• Аңа каршы чыгучылар исә, Язучылар берлегенең хакимияттән ерак торучы, демократик, бәйсез оешма булырга тиешлеге турында сөйләде.
• 2024 елның мартында Ркаил Зәйдулла Берлек рәисен Корылтайда сайламаска тәкъдим итте. Ул оешманың низамнамәсен (уставын)үзгәртеп, Корылтайда сайланган идарә әгъзалары үзара гына рәисне билгеләп куярга чакырды. Бу тәкъдимне хупламадылар.
• Ркаил Зәйдулла — Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып санала. Ул соңгы сайлауда да "Бердәм Русия" фиркасе аша парламентка узды.
• Парламентта ул еш кына татарга бәйле мәсьәләләрне күтәрә. Дәүләт шурасының соңгы утырышында Ркаил Зәйдулла милли мәгариф мәсьәләсен кузгатты, имтиханны татарча бирү өчен Мәскәүгә басым ясарга сорады һәм "болай барса, татар дигән халык булмаячак" дигән фикер белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG