Accessibility links

 
Пермьдә мәчет төзелешенә каршы чыгучыларның әйдаманына “никаб кигән кар бабайлары” ясаган өчен җинаять эше ачылган
Кайнар хәбәр

Пермьдә мәчет төзелешенә каршы чыгучыларның әйдаманына “никаб кигән кар бабайлары” ясаган өчен җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел шәһәрдә хакимият мәчет төзергә рөхсәт иткән булган.

Пермьдә мәчет төзелешенә каршы чыгучы активист Анна Пьянзинага карата нәфрәт һәм дошманлык хисе уяту маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта мәчеткә каршы активистларның төркемендә хәбәр ителә.

Җинаять эшен ачуга февраль башында мәчет төзелешенә каршы узган акция сәбәп булган. Анда гыйбадәт салыначак җирлектә активистлар кар бабайлар әвәли һәм аларны "никаб образы"нда кара пакет һәм тукыма кидерә. Соңрак кар бабайларына төрле шигарләр язылган язулар тоттырылган. Эчке эшләр министрлыгы аларда экстремизм чалымнарын ачыклап, лингвистик экспертиза белешмәсен күрсәткән диелә.

Анна Пьянзина беркемне дә милләтенә яки диненә карап рәнҗетергә яки кимсетергә теләмәвен белдергән. Ул мәчет мигрантлар өчен төзелә дип әйткән.

Мәчетне Пермь шәһәренең Верхняя Курья микрорайонында төзергә җыеналар. Ул 200 мөселманга исәпләнгән. Аның биләмәсендә мәдрәсә салу да көтелә.

Узган ел июлендә бер төркем активистлар мәчет төзелешнә каршы акция үткәрде. Алар "Мәчеткә — юк", "Хакимият, сез бомба саласыз" дигән шигар күтәреп чыкты. Активистлар мәчет мигрантлар өчен төзелә диде.

Пермь төбәгенең мөлкәт һәм дәүләт төзелеше белән идарә итү министрлыгы мәчет төзелеше өчен рөхсәт биргән. Гыйбадәт йортын Пермь эшкуарлары әтиле-уллы Ривхат һәм Руслан Ибраһимовлар төзетәчәк, диелә. Моның өчен "Юныс мәчетен төзүгә ярдәм итү фонды" төзелгән.

Пермь төбәге мөфтие Әнвәр Аблаев мәчеткә каршы чыгучыларны милләтара низаг чыгаруда гаепләгән иде.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Пермь төбәгендә 92 472 татар, 16 105 башкорт яши.

Русия төбәкләрендә мәчетләргә каршы чыгу күренешләре аз түгел. Соңгы елларда бу дулкын Татарстанда да күзәтелә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG