Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдә яшәүчеләр, "Крокус"ка һөҗүмне сәбәп итеп, мәчет төзелешенә каршы чыга


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җирле халык мигрантлар җыелачак, сарык суячаклар, үтерүләр булачак ди.

Пермь шәһәрендәге Верхняя Курья микрорайонында яшәүчеләр Пермь төбәге губернаторы Дмитрий Махонинга мөрәҗәгать яздырган. Алар мәчет төзелешен тыюны сорый. Видеода яңгыраган мәгълүматка күрә, 250 кешене сыйдырырлык мәчет төзү ниятләнә.

Роликны 4 май көнне активист Роман Юшков чыгарган.

Кешеләр әйтүенчә, микрорайонда мөселманнар юк диярлек, ә мәчет төзелсә, монда мигрантлар киләчәк. Алар җинаятьчелек арта башлар дип борчу белдерә, якында гына полиция пункты да юк ди.

"Безнең микрорайонда мөселманнар - бер процент кынадыр, безгә монда мәчет нәрсәгә кирәк, әйтегез әле?", "Балалар өчен социаль объектлар төзү турында уйларга кирәк. Ничек килеп чыга: без мөселманнар турында уйлыйбыз, ә үз балаларыбыз беркемгә дә кирәкмиме?", " Без аларны монда көтмибез" - видеода җыелышкан халык шундыйрак фикерләр яңгырата.

Видеода балаларны да сөйләттерәләр. "Без урыс булмаганнардан куркабыз", ди берсе. "Алар урысларны кыйнаячак, үтерүләр булачак, талаулар, низаглар, криминал", дип сөйли икенче бер бала. Бу балага янындагы хатын-кыз кайбер сүзләрне әйтеп җибәреп тора. "Алар аркасында бернинди тыныч тормыш та булмаячак", дип тәмамлый малай сүзләрен.

Икенче бер ханым "Крокус Сити Холл"га һөҗүмне искә ала. "Андагы терактны урыс кешесе ясамады бит,ә таҗиклар, мигрантлар. Монда мигрантлар түгел, җирле халык өстенлекле булырга тиеш. Үтерүләр булачак, һичшиксез, 90нчы еллардагы кебек булачак. Кан агачак, сарык суя башлаячаклар. Балаларның психикасын сындырачаклар!" ди ул.

  • Быел апрельдә Яңа Мәскәүдә җирле халык үтенече белән "Әбү Бәкер" мәчетен җимергәннәр иде. Мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә шәһәр хакимиятенә һәм тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган.
  • Былтыр октябрь азагы-ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә җитәкчесе моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмаса да, Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы була ала дип саный.
  • Былтыр яз Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төзергә җыенулары турында хәбәр ителде. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы, алар каршылык чаралары үткәрде. Соңрак мәчет салынмаячагы әйтелде.
  • "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG