Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
башкортстан
татарстан
кырым
татар-башкорт дөньясы
сугыш
Безне томаладылар
шәлкемнәр
әңгәмә
комментар
дини тормыш
пәрәвез
фән-фәсмәтән
киноханә
Дөнья хәлләре
татарча подкаст
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
фотогалерея
Idel.Реалии
эзләү
Атна вакыйгалары фотоларда (2 -8 декабрь)
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Атна вакыйгалары фотоларда (2 -8 декабрь)
8 декабрь 2024
Азатлык Радиосы эшләгән илләр һәм төбәкләрдә 2024 елның 49нчы атнасы вакыйгалары фотоларда.
1
Түбән Камадан ерак түгел Каракүл күлендә белгечләр бозның калынлыгын тикшерә. Ул 10 см булган, димәк, өстендә йөрү куркыныч түгел диләр. Ә менә аны янындагы Кама елгасындагы боз бик юка, анда керергә ярамый.
2
Баймак районы Йомаш авылы хатыннары Украинадагы Русия сугышында катнашучылар өчен мич өстендә чәк-чәк пешерә. Авылга газ берничә атна элек кенә керә башлады, халык өйләрен утын ягып җылытты.
3
Стәрлетамакта 50 чыршы бизәгәннәр. Алар Салават Юлаев мәйданында урнаштыралачак. Теләгән кеше бизәп китә ала.
4
Грузиянең Тбилиси шәһәрендә протестларда фейерверк шартлый.
5
7 декабрьдә Парижда Европада иң танылган истәлекле урыннарның берсен – төзекләндерелгән Нотр-Дам чиркәвен ачу тантанасы узды. 2019 елда чиркәү зур янгыннан зыян күргән иде, төзекләндерү эшләре биш елдан артык дәвам итте.
6
Болгарстанның София шәһәрендә Яңа ел декорациясе.
7
Пакъстанның Карачи шәһәрендә Rimpa Plaza бинасында чыккан янгынны сүндерәләр.
8
Сербиянең Нови-Сад шәһәрендә тимер юл вокзалының түбәсе җимерелүдән һәлак булган 15 кеше истәлегенә протестка чыгучылар тротуарда "канлы" эз калдырды.
9
Черногориянең Тузи шәһәрендә XV гасырның албан лидеры Георгий Кастриоти Скандербегка һәйкәл ачылды. Ул Госманлы империясенә каршы сугышкан.
10
Грузиянең Тбилиси шәһәрендә протест чарасы.
11
Сүриянең Идлиб шәһәрендә авиаһҗүмнән соң кешеләр янгын сүндерергә тырыша.
12
Украина гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте чыгарган әлеге фотода Запорожьега Русия авиаһөҗүменнән соң янган йорт күренә.
13
Көньяк Корея парламенты ишеген солдатлар җимергән. Президент илдә сугыш хәле игълан иткәннән соң парламент янында халык җыелды.
14
Франция президенты Эммануэль Макрон Согуд Гарәбстанында Әл-Һиҗр археологик казылмалар урынын карый.
XS
SM
MD
LG