Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Атна вакыйгалары фотоларда (25 ноябрь-1 декабрь)
1 декабрь 2024
Азатлык Радиосы эшләгән илләр һәм төбәкләрдә 2024 елның 48нче атнасы вакыйгалары фотоларда.
1
29 ноябрь - Татарстан байрагы көне. Бу көнне Казанда Казансу елгасы буенда республика байрагын җәйделәр. Ул 50мх50м зурлыкта иде.
2
Башкортстанда Белка кушаматлы эт боз астына киткән хуҗасын көтә. Николай Халанчук юлны кыскартам дип, велосипедта Караидел елгасы өстеннән чыкмакчы булган, ләкин боз астына киткән. Эте аны дүрт көн буена яр буенда көткән. 27 ноябрьдә Халанчукның мәетен табалар. 7 ел элек бу урында аның хатыны батып үлгән була.
3
Башкортстанның Кыйгы районы Яуын авылында "Фатиха" мәчете янган. Агачтан төзелгән мәчеттә янгын кыска ялганыштан чыккан дип фаразлана. Зыян күрүчеләр юк.
4
Уфа шәһәре «Артерия» үзәгендә «Ufa.Tatar» форумы узды. Чарада Казан һәм Уфаның татар татарихчылары, әдәбиятчылары, активистлары, музыкантлары татар милләтенең заманча чагылышы, урбанизация чорында телнең һәм мәдәниятнең саклануы һәм үсеше турында сөйләште.
5
26 ноябрьдә Польша башкаласы Варшавада оппозиционер Илья Пономаревның "Русия халык депутатлары җыены" узды. Анда татар активисты Нәфис Кашапов та катнашты.
6
Вәзир Әкъбәр Хан тавындагы коймадан Әфганстан башкаласы Кабул шәһәренә күренеш.
7
Исламабадта "Пакъстан Тәхрик-ә-Инсаф" фиркасе тарафдарлары элекке премьер-министр Имран Ханны азат итү таләбе белән протестка чыкты, полиция күз яше чыгаручы газ кулланды.
8
Киев, Украина. Кешеләр карлы урман эченнән китеп бара.
9
29 ноябрьдә Сүрия оппозициясе - җиһадчылар - Хәлебкә керде. Моңа җавап итеп, 30 ноябрьдә Сүрия җиһадчылар позицияләренә авиаһөҗүм оештырды.
10
28-29 ноябрьдә Грузия башкаласы Тбилиси шәһәрендә Грузиянең Европа берлегенә керүе турында сөйләшүләрне туктатып торуга каршы киңкүләм протестлар узды. 150ләп кеше тоткарланды.
Атна вакыйгалары фотоларда (25 ноябрь-1 декабрь)
XS
SM
MD
LG