Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
башкортстан
татарстан
кырым
татар-башкорт дөньясы
сугыш
Безне томаладылар
шәлкемнәр
әңгәмә
комментар
дини тормыш
пәрәвез
фән-фәсмәтән
киноханә
Дөнья хәлләре
татарча подкаст
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Атна вакыйгалары фотоларда (18-24 ноябрь)
24 ноябрь 2024
2024 елның 47нче атнасында Азатлык Радиосы эшләгән илләрдә төшерелгән кайбер фотолар
1
22 ноябрьдә Татарстанның Яңа Чишмә районы Ленино авылында Украинадагы сугышта һәлак булган Эдуард Чумаков һәм Павел Тумаков белән хушлашу мәрасиме булды. Бер көнне бер авылдан ике кеше җирләнде. Алар икесе дә контракт нигезендә хезмәт иткәннәр.
2
Казанда Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләренә ярдәм итүчеләргә багышланган фестиваль узды. Түрәләр сугышчыларга бөтен нәрсә җитә, Русия саклану министрлыгы тәэмин итә дисәләр дә, төбәкләрдән һуманитар ярдәм җыю туктамый. Фотода маскировка челтәрләре һәм киемнәре.
3
22 ноябрьдә Башкортстанның Зианчура районында шәл бәйләүчеләр фестивале узды.
4
Уфада Яңа ел чыршысы урнаштыралар.
5
Киевта ут сүнгәч әтиле-уллы фонарь яктыртып урамнан бара
6
Пакъстанның Лахор шәһәрендә мәктәп укучылары куе томан арасында тимер юлны кисеп чыга. Һава чамадан нык пычрануы сәбәпле, мәктәпләрдә укулар туктатылып торган иде, 20 ноябрьдә янә укый башладылар.
7
Украин курсантлары Русиянең илгә бәреп керүенә 1000 көн уңаеннан "Ана-Ватан" монументы янында шәмнәр тезде. 19 ноябрь.
8
Киевта 21 ноябрьдә беренче кар яуды.
9
Грузин полициясе Тбилисида протест чарасына чыккан кешене тоткарлый. 19 ноябрьдә анда парламент сайлаулары нәтиҗәләренә каршы чираттагы митинг узды.
10
Украин солдаты 2С5 "Гиацинт-С" гаубицасыннан Донецкий өлкәсендә Русия позицияләренә ут ача.
11
Одесса өлкәсенә ракет төшкәннән соң хаты йөзен каплый.
12
Бакуда БМОның СОР 29 климат үзгәрүгә багышланган конференциясе кысаларында диңгез ярына ташланган кит инсталляциясе.
13
Нью-Йоркта Русия Баш консуллыгы янында Русиянең Украинадагы сугышына 1000 көн уңаеннан демонстрация узды.
14
Сербия полициясе Белградта Иске Савски күпере янында протестларда. Хакимият бу корылманы сүтәргә җыена, халык каршы.
Атна вакыйгалары фотоларда (18-24 ноябрь)
XS
SM
MD
LG