Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Рамазан ае башлану уңаеннан түрәләргә мөрәҗәгать итте. Бүген Уфада узган хөкүмәт киңәшмәсендә ул аларны ураза тотарга чакырды.
— Изге Рамазан ае башланды. Бу — ураза һәм тырышып дога кылу вакыты, шуңа күрә мин барыгызны да моңа кушылуын телим. Һәркем мөмкинлеге булганча… Мин үземә дә кайбер чикләүләр кертергә булдым. Начар уйлар килмәсен өчен. Шуңа күрә барыбызга да тырышырга кирәк, — дип белдерде ул.
Шул ук вакытта Хәбиров ураза тотачагын ачык әйтмәде.
2018 елда Радий Хәбиров федераль каналга үзенең мөселман булуын, ләкин өч баласының да православие булуын сөйләде.
2019 елда ул Уфаны Русиянең ислам үзәге дип атады.
Шул ук вакытта Хәбиров чорында "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчете төзелешенә бәйле низагъ дәвам итте. Аеруча, Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң төзелеш белән проблемнар кискенләште.
2022 ел ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. Мәсәлән, берсендә ул "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде.
2024 ел ахырында Радий Хәбиров "Әр-Рәхим" мәчетен 4 елда төзеп бетерергә сүз бирде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум