Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Кырым "референдум"ы
16 март 2014
Кырымга Русия хәрбиләре кереп тулган хәлдә ярымутрауны Украинадан аерып Русиягә кушу максатында референдум үткәрелә. Кырымтатарлар, Украина һәм Көнбатыш илләре бу гамәл халыкара нормаларга сыешлы түгел дип аны танымаячакларын белдерде.
1
Кырым башкаласы Акмәчет янында Украинаның Перевальное хәрби базасы янында тупланган бу кораллы кешеләр Русия хәрбиләре дип санала. Хакимиятләр аларны Кырымда яшәүче гади кешеләр итеп күрсәтергә тели.
2
Акмәчеттә тавыш бирү.
3
Тавыш бирергә килгән кешеләр инде паспортларына совет тамгалы тышлыклар кидергән.
4
Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов (уртада) Акмәчеттә тавыш бирә.
5
Кырымга Русия хәрбиләре күпләп кергәннән соң барлыкка килгән "үзсаклану" көчләре әгъзасы да тавыш бирә.
6
Кырымның Пионерское авылында бер хатын тавыш бирү алдыннан бюллетеньне карый.
7
Акмәчеттә кешеләр тавыш бирергә теркәлә.
8
Акмәчеттә кызылдан киенгән хатын тавыш бирә.
9
Пионерское авылында тавыш бирү тартмалары өйдән-өйгә дә йөри.
10
Кырымда Украинаның Перевальное хәрби базасы янында Русия хәрбиләре дип исәпләнелүче кораллы кешеләр.
Кырым "референдум"ы
бәйле язмалар
Карасубазар кырымтатарлары да референдумда катнашмады
XS
SM
MD
LG