Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көнендә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барыла


"Казан" гаилә үзәге. Архив фотосы
"Казан" гаилә үзәге. Архив фотосы

Быел бөтен республикада бәйрәм хәрби рухта узачак: Украинага һөҗүмдә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм балаларына "аерым игътибар биреләчәк" дип искәртелә.  

Бүген, 30 августта Татарстанда бәйрәм – Республика көнен үткәрәләр. Соңгы вакытларда республикада зур бәйрәмнәрне Украинадагы сугышка җибәрергә дип хәрбиләр җыю өчен дә кулланалар. Мәсәлән бүген "Казан" гаилә үзәге янында "Җиңү гаскәренә кушыл!" дигән патриотик чара уздырачаклар.

Чараның програмында кораллар күргәзмәсе, тактик гаскәр көрәше чыгышлары, Украинадагы сугыштан кайткан "каһарман белән очрашу" бар.

Янәшәдә генә хәрби хезмәткә контракт белән кабул итү пункты да урнаштырганнар. Бу хакта Татарстанның "Татмедиа" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Быел бөтен республикада бәйрәм хәрби рухта узачак: Украинага һөҗүмдә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм балаларына "аерым игътибар биреләчәк" дип искәртелә.

Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.

  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак.
  • Ә мәетләр көн саен диярлек кайтарылып тора. Бүгенгә Татарстанга алып кайтып күмелгәннәрнең саны 2400гә җитте. Бу әле Азатлык Радиосы ачыклый алган саннар гына, чынлыкта алар күбрәк тә була ала.
  • 1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларациясен кабул итте. Соңгы елларда бу көн гадәти күңел ачу бәйрәменә әйләнде. Аны Республика көне дип атыйлар, ә казаннар өчен ул башлыча шәһәр көне.
  • Бәйрәмнең тарихы турында медиа язмый, сөйләми, мәктәпләрдә бу аңлатылмый. Түрәләр дә ләм-мим. ТАССРдан Татарстан ясауга ирешкән, моның өчен көрәшкән буын да өлкәнәеп бетте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG