Русия Чехия хакимиятеннән журналист Фәридә Корбангалиеваны экстрадицияләүне таләп итә.
Чехия полициясе аңа шундый эчтәлекле хат тапшырган.
Чех телендәге хатта Русия ягы Чехиядән журналистны бирүне таләп итә. Бу хакта Корбангалиева Facebook-тагы сәхифәсендә язып чыкты.
"Бу һичшиксез, минем өчен зур дәрәҗә. Димәк Русия минем Путинның җинаять режимына каршы эшләвемне таный. Хатта ни өчен мине Русиягә тапшыруны таләп итүләре язылмаган. Бу миңа ачылган ике җинаять эшенә бәйледер дип чамалый гына алам. Берсе - террорчылыкны аклау иде, икенчесе - Русия гаскәрләре турында "фейклар" таратуга бәйле. Икесе дә уйлап табылган эшләр. Чехия мондый мәсьәләләрдә каты тора дип беләм, шуңа Русиягә мине көтәргә туры киләчәк", дигән ул.
Элек "Россия-1" телеканалында яңалыклар алып барган журналистны былтыр октябрьдә халыкара эзләүгә биргәннәр иде. Корбангалиеваның "террорчылыкны акларга чакыру"да һәм "милли нәфрәт яки дошманлык сәбәпле Русия гаскәре турында ялган мәгълүматлар таратуда" гаепләнүе искәртелде. Корбангалиевага җинаять эше узган ел 11 майда ачылган иде.
Июньдә Русия юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Аңа кадәр журналистны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә дә керттеләр.
Фәридә Корбангалиева социаль челтәрләрдә мондый исемлеккә кертелүен аның эшчәнлегенә киртә булмаячагын аңлаткан иде.
"Мине нәрсә өчен бу исемлеккә керткәннәрен аңлатып тормаганнар. Әмма мин чамалыйм. Мин Русия ватандашы буларак ачыктан-ачык Русия дәүләте Украинада җинаятьчел баскынлык сугыш алып бара дип язам, халыкларны буйсындыра, милләтләрне юкка чыгара, кешеләрне җәзалый, талый, көчли, урлый, башка фикер әйтүчеләрне шунда ук баса.
Әлбәттә, минем бу статус бернигә дә тәэсир итмәячәк һәм мин сөйләвемне дәвам итәчәкмен", дип язды үзенең Facebook сәхифәсендә.
Июнь ахырында тикшерү Мәскәүнең Замоскворецки район мәхкәмәсеннән аны читтән торып кулга алуны сорады.
- Фәридә Корбангалиева Казанда туган. Ул башта Татарстан телевидениесендә эшләде, аннары 2007 елда Мәскәүгә китте, "Россия 1" каналында "Вести" тапшыруын алып барды. Ул режиссер Денис Красильников белән бергә "Билгесез сугышның билгесез каһарманнары" дигән документаль фильм төшерде. Бу фильм Беренче Дөнья сугышында татарларның тарихын бәян итә.
- 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң Фәридә Корбангалиева "Россия" каналында эшен туктатты һәм гаиләсе белән Чехиягә күченеп китте. 2018-2021 елларда "Настоящее время" каналында эшләде.
- Хәзерге вакытта үзенең YouTube каналын алып бара, төрле кешеләр белән интервьюлар ясый. Ул Русиянең колонияль сәясәт алып баруы турында да күп сөйли, бу хакта әңгәмәдәшләре белән дә фикер алыша. Соңгы чыгарылышларында Украина журналисты Виталий Портников, Украина ягында сугышучы татар Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмәләрен карарга мөмкин.
- Июль аенда Азатлык Радиосында журналист белән әңгәмә чыкты. "Русия хакимияте урыс булмаган халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара", дип сөйләгән иде Корбангалиева.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум