Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 2024 елның беренче яртысында дәүләткә хыянәттә гаепләнеп хөкем ителүчеләр саны 3,5 тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шымчылыкта гаепләнеп хөкем ителгәннәр саны да арткан. 2024 елның алты аенда бу маддә нигезендә 18 кешене хөкем иткәннәр, ә 2023 елда моның өчен ике кешене генә хөкем иткән булганнар.

2024 елның беренче алты аенда Русиядә дәүләткә хыянәттә гаепләп 52 кешене хөкем иткәннәр. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,5 тапкырга күбрәк, дип исәпләп чыгарган "Важные истории". Басма Русия Югары мәхкәмәсе каршындагы мәхкәмә департаменты белешмәләренә таяна.

Былтыр беренче ярты елда дәүләткә хыянәттә (Җинаять кодексының 275 маддәсе) гаепләнеп җәза мөддәте 15 кешегә бирелгән, 2022 елның гыйнварыннан июненә кадәр - дүрт, 2021 елның шул ук чорында - сигез, 2020 елда - өч кешегә.

Шымчылыкта (Җинаять кодексының 276 маддәсе) гаепләнеп хөкем ителгәннәр саны да арткан. Басма мәгълүматына күрә, 2024 елның алты аенда бу маддә нигезендә 18 кешене хөкем иткәннәр, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда тугыз тапкырга күбрәк, ул чакта ике кеше генә хөкем ителгән булган.

Ике кешене яшерен рәвештә чит дәүләт белән хезмәттәшлек иткән өчен (Җинаять кодексының 275.1 маддәсе) хөкем иткәннәр. Ә 2023 елда мондый карар бөтен ел буена шул кадәр кешегә чыккан булган.

Дәүләт сере белән бәйле канунсыз гамәлләр өчен (Җинаять кодексының 283, 283.1 һәм 283.2 маддәләре) 96 кешене хөкем иткәннәр. Бу 2023 елның беренче алты ае белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күп.

Мондый хөкем карарлары "Дәүләт серен саклау таләпләрен бозу" турындагы маддә (Җинаять кодексының 283.2 маддәсе) аркасында арткан, дип искәртә журналистлар. Бу маддә кайчандыр дәүләт сере белән эш иткән кешеләрне Русиядән читкә чыккан өчен җаваплылыкка тартуны күз уңында тота. Моңа дәүләт оешмаларының элекке хезмәткәрләре, инженерлар, конструкторлар, уйлап табучылар, вазифасыннан киткән хәрбиләр керә.

  • 2023 елның апреле ахрында Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексындагы кайбер маддәләрне кырыслатучы канун имзалады. Алар арасында дәүләткә хыянәт өчен гомерлек төрмә бирү дә бар. Элегрәк бу маддә нигезендә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә һәм 500 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр иде.
  • Белгечләр әгәр дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү кануны кабул ителсә, мондый эшләр саны кимендә ун тапкырга артачак дип фаразлаган иде.
  • "Бу җинаятьне ачыклаган теләсә-кайсы ФСБ хезмәткәре үзенә дан, ихтирам һәм хөрмәт казаначак. Узган елдан башлап, без президент Путиннан "сатлыкҗаннарны, шымчыларны һәм диверсантларны" мөмкин кадәр күбрәк ачыкларга дигән сүзләрне даими ишетеп торабыз. Әлбәттә, ФСБ дәүләткә хыянәт турында дистәләгән яңа җинаять эше ачып, бу чакыруга колак салыр", дигән иде адвокат Евгений Смирнов.
  • Былтыр октябрьдә Башкортстан хәрбиен дәүләткә хыянәт турындагы эш нигезендә 12,5 елга колониягә хөкем иткәннәр иде.
  • Быел 8 апрельдә Русиядә дәүләткә хыянәт турында ике җинаять эше ачылган иде.
  • Быел июль башында Башкортстан Югары мәхкәмәсе Cибайда яшәүче 23 яшьлек егетне 15 елга ирегеннән мәхрүм итте.

    Егетне дәүләткә хыянәттә һәм диверсиядә (Җинаять кодексының 275 маддәсе һәм 281 маддәсенең 1 өлеше) гаепле дип тапканнар. Куәт оешмалары вәкилләре ышандыруынча, аерым алганда ул "2022 елның мартыннан 2023 елның мартына кадәр үзенең танышларын" Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына җәлеп итмәкче булган.

  • Быел апрельдә Татарстан кешесен Украина ягына күчәргә тырышуы өчен дәүләткә хыянәт итмәкче булуда гаепләп, тугыз елга хөкем иткәннәр иде. 36 яшьлек Вячеслав Кузнецов Русия белән Украина чиген үтеп чыгып "Русия Азатлыгы" легионына керергә теләгән. Белгород өлкәсенең төрле урыннарында җәяүләп кенә чикне үтеп чыкмакчы булган, тик аны ике тапкыр хәрбиләр кире борган. 2023 елның июнендә кабат чикне үтеп чыкмакчы булган чагында татарстанлыны куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган.
  • Дәүләткә хыянәттә гаепләнүчеләр турында белешмәләр юк диярлек: бу җинаять эшләренең еш кына эчтәлекләре дә, тоткыннарның фамилияләре дә яшерелгән була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG