Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә айлык инфляция 1,15 процентка җиткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аналитиклар моны "чын фаҗига" дип атый. Әгәр дә бәяләр артуы шушы рәвешле ел буе сакланып калса, еллык инфляция 16 процентка җитәчәк, дип фаразлый алар. Ә бу — 2000нче елларның башындагы күрсәткечләр. 

Русиядә айлык инфляция 1,15 процентка җиткән — бу 2022 елның апреленнән иң зур күрсәткеч. Ул чакта бер айда бәяләр 1,56 процентка арткан булган. Яңа белешмәләрне Росстат чыгарды. MMI аналитик Telegram-каналы моны "чын фаҗига" дип яза.

Әгәр дә бәяләр артуы шушы рәвешле ел буе сакланып калса, MMI бәяләмәсенә күрә, еллык инфляция 16 процентка җитәчәк. Бу — 2000нче елларның башындагы күрсәткечләр.

"Пәнҗешәмбе инфляциягә бәйле яңа көчле шок кичердек, бу чикләүләр җыелмасы Мәскәү биржсына җәй көне кертелгән санкцияләргә караганда күбрәк йогынты ясаячак. Тегеләре күбрәк импортка бәргән иде, монысы экспортка сугачак. Шуңа да җәй көне рубль ныгыды, ә хәзер арзаная", дип яза аналитиклар.

MMI белгечләре язуынча, 19-25 ноябрьдә кулланучылар кәрзинендәге иң кыйбатланган тауарлар: кыяр (10,5 процентка), помидор (5,8 процентка) кәбестә (3,7 процентка) булган.

Ел башыннан бирле исә иң кыйммәтләнгәне — бәрәңге булган (бәясе 1,8 тапкырга арткан).

Әле октябрь башында ук Үзәк банкның акча-кредит сәясәте департаменты башлыгы Кирил Тремасов Русиядә 2024 ел ахырына мөгаен инфляция бүгенгә булган фаразлардан (6,5-7 процент) артып китәр, дигән иде. Аналитиклар фикеренчә, Русиядә инфляция ел ахырына сигез процент тирәсе булырга мөмкин, ә бу исә Үзәк банк фаразларыннан шактый югарырак.

  • Соңгы биш көндә доллар рубльгә карата 10,5 процентка, ә 12 ноябрьдән башлап — 14 процентка диярлек үсте. Русия банкы рубльне тотрыклы итү өчен 28 ноябрьдән ел ахырына кадәр валюта сатып алуны туктатып тора. Бүгенге рәсми белешмәләргә күрә доллар — 108,01 сум, евро — 113,09 сумны тәшкил итә.
  • Русия думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков финанс базарындагы вазгыять Русия банкларына каршы чикләүләр кертелүе һәм хәрби чыгымнар белән бәйле, дип белдерде.
  • 21 ноябрьдә АКШ Газпромбанкка һәм тагын берничә дистә кредит оешмасына: "Дом.РФ", БКС Банк, "Центрокредит", "Кремлевский", "Финсервис", "Агророс" банкларына чикләүләр кертте. Санкцияләр исемлегенә Татарстанның "Энергобанк"ы, Чаллының "Акибанк" һәм "Камкомбанк" банклары да керде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG