Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бердәм сайлау көне узды: төбәкләрдәге барлык парламент сайлауларында "Бердәм Русия", күпчелек төбәкләрдә гамәлдәге башлыклар җиңде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә төбәк сайлаулары тәмамланды. Төбәкләрнең гамәлдәге башлыклары барысы да үз урыннарында калды. Бөтен парламентларны "Бердәм Русия" алды.

6-8 сентябрьдә Русиянең 21 төбәгендә төбәк башлыкларын сайладылар. Мәскәүдә Мәскәү шәһәр думасына депутатлар сайланды, ә башка төбәкләрдә (аннексияләнгән Кырым һәм Акъярны да кертеп - 11 субъектта) төбәк парламентларына депутатлар сайланды.

Башкортстан башлыгын сайлауда рәсми рәвештә Радий Хәбиров җиңеп килә. "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системы белешмәләренә ярашлы, урындагы сайлау комиссияләренең барлык беркетмәләрен дә эшкәрткәннән соң, беренчел мәгълүматларга күрә, ул 80,21 процент тавыш җыйган.

КПРФтан намзәт Артур Шәйнуров - 6,95 процент, ЛДПРдан Иван Сухарев - 4,98 процент, "Гадел Русия"дән Владимир Нагорный - 4,26 процент, "Яңа кешеләр"дән Илшат Тимерҗанов - 2,6 процент җыйган.

2019 елның сентябрендә узган сайлауларда Радий Хәбиров 82,02 процент белән җиңгән иде. Ул чакта бюллетеньнәрдә сигез намзәт булды.

Шулай ук Татарстанның Дәүләт шурасына депутатларны сайладылар. Иртәнге 7:19 сәгатькә барлык бюллетеньнәрнең 99,24 проценты эшкәртелгән. Күпчелек тавышны "Бердәм Русия" (76,79 процент) җыйган. Беренче өчлектә КПРФ (10,53 процент) һәм ЛДПР (4,40 процент) да бар.

  • Күпчелек хокук яклаучылар һәм бәйсез белгечләр Русиядәге сайлауларда көндәшлек булмады ди: беркайда да диярлек оппозиция намзәтләре дә, бәйсез күзәтүчеләр дә үткәрелмәде.
  • Сайлауларны күзәтеп торган белгечләр һәм активистлар сайлау бүлгеләрендә канун бозулар булырга мөмкинлеген җиткерде. Мәсәлән Башкортстанда күпчелек торак пунктларда сайлау урынына килгән кешеләрнең саны иртән дә кич тә бер үк күләмдә. Бу исә тавыш бирүләрнең нәтиҗәләрен алдан ук хәрәмләшеп әзерләп куйган булырга мөмкинлекләрен күрсәтә, дип җиткерә сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте.
  • Сайлау кампаниясе барганда "Голос" хокук бозулар турында барлыгы 550 хәбәр алган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG