2022 елдан башлап Русиянең барлыгы йөздән артык төбәкләрдәге һәм муниципаль түрәсе, депутаты, тәртип саклау оешмасында эшләүчеләре җинаять җаваплылыгыннан качу өчен Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта ВВС-ның урыс хезмәте җиткерә.
Журналистлар әйтүенчә, фронтка киткән түрәләр арасында федераль дәрәҗәдәге бер генә түрә дә юк. Күпчелеге сугышка тикшерү астында булган өчен яки ришвәт алу, бюджет акчаларын урлау һәм вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнеп хөкем ителгәнгә киткән.
Тәртип саклау оешмаларының элекке хезмәткәрләре арасында үтергән өчен хөкем ителгән кешеләр дә бар. Мәсәлән, Тува республикасының Кызыл шәһәреннән җинаять эзләве бүлеге җитәкчесе Орлан Сарыг-Донгак һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәр Алим Кенден тоткарланган ирне яндырганнары өчен хөкем ителгән булган. Сугышка киткәннәр һәм 2024 елда фронтта һәлак булганнар.
Куәт оешмаларында эшләүчеләр һәм түрәләр арасыннан 17 кеше сугышта үлгән, 23е исән кайткан. 61 кеше әле дә фронтта, диелә. Шул ук вакытта язмада әйтелгәнчә, бөтен түрәләрне дә фронтка җибәрмиләр. "Артык күп беләләр һәм каһарманнар булып әйләнеп кайтулары бар, аннан соң алар үзләрен утырткан кешеләрдән үч алырга мөмкин", дип сөйләгән басмага ришвәтчелек белән бәйле эшләр адвокаты. Ул исемен күрсәтмәүне сораган.
ВВС чыганаклары әйтүенчә, хакимиятләр тоткыннарның фронтка китү теләген хуплый, әмма бу процессны саклану министрлыгы башта ФСБ белән килештерә. "Түбән катлауларда" сугышка җибәрү активрак бара, әмма бу эш белән ФСБ яки тикшерү комитетының үзәк идарәсе шөгыльләнә икән, фронтка җибәрү үтенечен канәгатьләндермәскә дә мөмкиннәр.
- Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Алар арасында Татарстан һәм Башкортстан түрәләре дә бар.
- Әйтик Башкортстанның йорт сагында утыручы элекке түрәсе Яна Гайдук сугышка китәргә теләк белдерде.
- Элегрәк Татарстан Telegram-каналлары Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуров даирәсендәге чыганакларга сылтама белән, үзен ярлыкасалар, аның Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләвен язган иде.
- Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарлаганнар иде.
- Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.
- Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә. Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.
- "Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде, алар "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә баруны агитацияли. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, чөнки тикшерүнең бурычы – җинаять эшендә дәлилләр җыю, хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандауров.
- Былтыр мартта Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум