Узган атна ахырында үз өендә үле килеш табылган Борис Березовский 1990 елларда Борис Ельцин чорында төп сәяси фигураларның берсе булды. Березовский Советлар Берлеге таркалганнан соң Ельцин чорында Русиядәге хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә тиз арада баеп сәясәткә кереп киткән олигархларның иң тәэсирлесе иде. Ул хәзерге президент Владимир Путинны хакимияткә китерүгә дә бик зур өлеш кертте. Әмма соңрак аның Путин белән арасы бозылды һәм ул 2000 елда Британиядә сәяси сыену алып Путинны иң каты тәнкыйтьләүчеләрнең берсенә әверелде.
Березовскийның күтәрелүе һәм ахыры

2
Эшмәкәр һәм филантроп Джордж Сорос (сулда) 1995 елда Русия фән һәм технология министры Борис Салтыков һәм Борис Березовский (уңда) белән Русия галимнәрен бергәләп финанслау турында килешү имзалаганнан соң.

4
Русия иминлек шурасы секретаре Иван Рыбкин һәм аның урынбасары Борис Березовский (уңда) 1996 елда боралакта Грозныйга чеченнар белән сөйләшүгә барганда.

5
Борис Березовский (уңда) 1997 елның 11 июлендә Мәскәүдә урыс-чечен сөйләшүләрендә.

6
Борис Березовский (уңда) 1998 елның 27 мартында Дүшәмбедә БДБ башкарма секретаре вазифасында Таҗик президенты Эмомали Рахмон белән очрашуда.

7
1998 елның 29 апрелендә ул чактагы Русия президенты Борис Ельцин (сулда) һәм БДБның башкарма секретаре Борис Березовский БДБ саммитында.

8
1998 елның 14 маенда БДБ башкарма секретаре Борис Березовский (сулда) Тифлистә Грузия президенты Эдуард Шеварднадзе белән очрашуда.

9
1998 елның 8 маенда Минскида Борис Березовский (уңда) Беларус президенты Александр Лукашенко белән очрашуда.

10
1999 елның 5 маенда Березовский (уңда) Азәрбайҗан президенты Һәйдәр Алиев белән.

11
Борис Березовский 1999 елда Русия матбугатына багышланган конгресс вакытында журналистларга интервью бирә.

12
Березовский (сулда) 1999 елның декабрендә Дума депутатлары белән очрашу вакытында икенче бер олигарх Роман Абрамович белән.

14
Березовский полоний белән агулап үтерелгән Александр Литвиненконың еллыгында аның тол калган хатыны Марина Литвиненко белән. Березовский элекке дәүләт иминлеге хезмәткәре Литвионенконы 2006 елда үтерү өчен һәрвакыт Мәскәү Кремлен гаепләп килде.

16
Роман Абрамовичның Сибнефть ширкәтенә каршы берничә миллиард долларлык мәхкәмә эшендә катнашучы Березовский Лондондагы Югары Мәхкәмә тыңлауларына килә.

17
Березовский 2012 елның августында Абрамовичка каршы мәхкәмә эшендә оттыргач журналистлар сорауларына җавап бирә.

18
Березовский үлеменнән соң аның өенә илтүче юлда полиция кордоны.