2023 ел башыннан Татарстанда йөклелекләре иртә чорында булган хатын-кызларның 64 процентын аборт ясамаска күндерә алганнар. Бу хакта журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин әйтте.
Аның сүзләренчә, федераль нормативларга ярашлы, аборт ясатырга килгән йөкле хатын-кызларның 30 проценты бу фикереннән кире кайтырга тиеш. 2022 елда Татарстан бу күрсәткечләрне үти алмаган.
Министр әйтүенчә, 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли диелә.
Кризислы йөклелек үзәге аша узганнан соң бала тапкан хатын-кызларга бала бишекләре, коляскалар, памперслар бирелә, хәтта балаларын өч яшьләрендә балалар бакчасына да билгелиләр диелә.
- Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Ел башыннан республикада табигый кимү 61 процентка арткан. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән. 2024 елда республикада 35,4 мең бала туган.
- Русия хакимиятләре хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша. Беренче чиратта абортны тыюны Урыс православ чиркәве таләп итә. Бу мәсьәлә инде Русия думасына да килеп җитте.
- Татарстанда 19 хосусый медицина оешмасы аборт ясату лицензиясеннән ихтыяри төстә баш тарткан. Сүз Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә урнашкан клиникалар турында бара.
- Моңа кадәр Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
- Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән, былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
- Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум