Accessibility links

Кайнар хәбәр

Севгинар урынына Снежана. 40 ел элек Болгарстан төрек исемнәрен ничек юк итте


Болгарстанда яшәүче төрек хатыны Севгинар 1984 елның 26 декабрендә булган вакыйгаларны минутына кадәр хәтерли. Югыйсә ул хәлләрдән соң 40 елдан артык вакыт узган. Севгинар атып үтерелгән иптәш кызын да, күршеләрен дә онытмый, авылларына бәреп кергән солдатларны да хәтерли. 40 ел элек коммунистик Болгарстан җирле төрекләрне көчле золымга дучар итә. Азатлык Радиосының Болгар хезмәте төрекләрне мәҗбүри славянлаштыруга каршы чыккан активистның тарихын язып чыкты.

Севгинар Махмуд 1984 елның 26 декабрен гүя кичә генә булган кебек хәтерли. Иптәш кызының ядрә тиеп үлүе, күршеләренең авыртудан кычкырышып юл кырыендагы канауда җан бирүе исендә. Авылларына бәреп кергән солдатлар да һаман онытылмый: аларны авылдагы төрекләргә мәҗбүриләп славян исемнәре бирү өчен китерткән булалар.

40 еллап элек, 1984 елның декабрендә, Болгарстанның коммунистик хакимиятләре төрекләрне исемнәрен болгар исемнәренә алыштырырга мәҗбүр итә торган көч кулланулы, системлы кампаниясен башлап җибәрә.

Бу — режимның "Яңарыш процессы" дип аталган. Максаты исә башка милләтләрне үзенчәлекләреннән баш тартырга мәҗбүриләп, алардан болгарлар ясарга тырышу булган.

Шулай ук әлеге сәясәт кысаларында төрек телен куллануга чикләүләр кертелгән, дини һәм мәдәни гореф-гадәтләр тыелган.

Әлеге золымнар вакытында 2500 төрекнең гомере өзелгән һәм биш елдан соң 320 мең кеше Төркиягә сөрелгән. Бу — XX гасырда Европада мөселманнар берләшмәсен мәҗбүри ассимиляцияләргә омтылуның иң зур очракларыннан берсе дип санала. Болгарстан төрекләре бу вакыйгалар өчен әле дә бер генә кеше дә, бер генә оешма да җавапка тартылмады, дип белдерә.

18 яшьлек Севгинар Махмуд 1984 елда Болгарстанның көньягындагы Кырҗали районы Груево авылында яшәгән. Биредә этник төрекләр күп. Исемнәрне мәҗбүри алыштыру турында имеш-мимешләр таралгач, 1984 елның 26 декабрендә авылда яшәүчеләр урамнарга чыга һәм төбәкнең иң зур шәһәрләреннән берсе булган Момчилградта җыела.

"Анда атыш булды", дип искә ала Махмуд, әмма шуңа карамастан ул каршылык чарасында катнашудан ваз кичмәгән.

"Курыкмадым, чөнки без гаепсез идек. Безнең бит бер әйберебез дә, хәтта кулыбызда таяк та юк иде. Без гади авыл кешеләре идек", дип сөйләгән ул Азатлык Радиосының Болгар хезмәтенә.

КАРШЫЛЫК БЕЛДЕРҮЛӘР НИЧЕК УЗГАН

Башта протестлар тыныч кына уза — югалып һәм куркып калган кешеләр исемнәрен мәҗбүри алыштыру турындагы сүзләр йөрүенә хакимиятләрдән нинди дә булса җавап алырга тырыша. Әмма тиздән вазгыять көч куллануга барып җитә: солдатлар һәм полиция су сиптергечләр, күсәкләр куллана, ә соңрак җыелышкан халыкка ут ача.

Севгинар Махмуд
Севгинар Махмуд

Каршылык белдерүчеләр кача башлагач, Севгинарның иптәш кызы Фериштенең аркасына ядрә эләгә. Канга баткан дустын ул хастаханәгә алып китә. Хастаханәдә күргәннәрен беркайчан да оныталмаячагын сөйли: анда Түркан исемле 17 айлык кына кызны алып килгән булалар, ул инде үле була.

Кулына Фериштенең канга баткан киемнәре салынган пакетны тотып Севгинар Махмуд Груевога кайта. Ул кешеләрне кисәтергә тели.

"Аларга шул киемнәрне күрсәттем. Минәйтәм, карагыз, алар кешеләргә ата, беркемне кызганып тормыйлар".

Кич белән авылга гаскәрләр килеп төшкән вакытта җирле халык моңа инде әзер торган була.

Алар ата башладылар, әмма без качмадык. Бөтен авыл белән — балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә — бөтен кеше урамга чыктык

"Алар ата башладылар, әмма без качмадык. Бөтен авыл белән — балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә — бөтен кеше урамга чыктык, — дип искә ала Махмуд. Авыл кешеләре кулга-кул тотынышып, тере чылбыр ясап басты һәм тәгәрмәчләр яндыра башлады", дип сөйли ул.

Әмма каршылык белдерүчеләр куәт оешмалары вәкилләренә каршы тора алмый, атышлар көчәя. Севгинар өч авылдашы — Абдулазиз Бекир, Мустафа Али һәм Мустафа Ибраһимның ядрә эләгеп яраланганнан соң, канауга егылуын хәтерли. Алар авыртудан кычкырып ята, әмма солдатлар бу яралы ирләр янына беркемне дә якын китерми, аларга ярдәм күрсәтергә рөхсәт итми.

Протестлар бастырылганнан соң Кырҗали районында комендант сәгате кертелә, урамнарда полиция хезмәткәрләре йөри. Тышкы дөнья белән бөтен элемтәләр дә өзелә. Коммунист хакимиятләр кешеләрнең документларын тартып алып, аларның мәҗбүри рәвештә исемнәрен үзгәртә. Мәсәлән Севгинарны "Снежана" дип яздыралар. Хәтта зиратлардагы кабер ташларыннан төрек исемнәрен кырып төшерәләр.

Өч ай эчендә коммунистик режим барлыгы 800 меңнән артык кешенең исемен мәҗбүри үзгәртә. Аларга кеше арасында төрекчә сөйләшү, дини һәм мәдәни традицияләрен үтәү тыела. Бу чикләүләр 1989 елда коммунизм җимерелгәнгә кадәр дәвам тә.

Этник төрекләрне хакимиятләр протестларның башында торучылар дип саный һәм аларны мәхкәмәсез генә концлагерьларга җибәрә.

Севгинар Махмуд 1984 елда Груево авылындагы бәрелешләр булган урында тора. 2024 ел, декабрь
Севгинар Махмуд 1984 елда Груево авылындагы бәрелешләр булган урында тора. 2024 ел, декабрь

Коммунистик хакимиятнең соңгы елында диктатор Тодор Живков җитәкчелегендәге хакимият Болгарстандагы 320 мең төрекне Төркиягә сөрә. Бу операцияне режим "Олы экскурсия" дип атый. Илдә яшәүче төрекләрнең өчтән бере куып чыгарыла, бу исә 1946 елда Чехословакиядән судет алманнарының сөрелүеннән соң Европадагы иң зур миграция була.

Севгинар Махмудның гаиләсен Болгарстаннан куып чыгармыйлар. Азатлык Радиосының Болгар хезмәте журналистларына ул ни өчен икәнен әйтүдән баш тарткан. Кайбер төрекләрне илдән куып чыгармаганнар, чөнки алар икътисад өчен мөһим кешеләр дип саналган яки аларның хакимиятләр белән элемтәләре булган. Икенче бер төрекләрне коммунистик хакимиятләр инде ассимиляциягә бирелгән дип тапкан.

1989 елның ноябрендә Живков бәреп төшерелгәч этник төрекләрнең киңкүләм каршылык чаралары яңадан башлана. Шуннан соң Коммунистик фирка аларның хокукларын торгыза һәм үз исемнәрен кире кайтарырга рөхсәт итә (бу процесс әле дә дәвам итә). Шулай ук аларга төрекчә сөйләшергә дә рөхсәт бирәләр. 1991 ел ахырына Болгарстанга биредә яшәгән 200 меңләп төрек кире кайта.

ГАДЕЛЛЕККӘ ӨМЕТ ЮК

1990нчы еллар башында Тодор Живковны һәм башка югары дәрәҗәле коммунистларны этник төрекләргә каршы золымнар кылу белән бәйле җинаятьләрдә гаеплиләр. Алар арасында "милли дошманлык һәм нәфрәт уяту" дигән гаепләү дә була. Ләкин мәхкәмә эшләре озакка сузыла, гаепләүләр йомшартыла яки тулысынча кире алына. Беркемне дә хөкем итмиләр. Ә бу вакыйгаларга катнашы булган кешеләр инде барысы да мәрхүм.

Севгинар Махмуд гаделлек булачагына беркайчан да өмет итмәдем ди. "Беркемне дә җәзага тартмаячакларын белә идек. Без монда азчылыкны тәшкил итәбез бит", дип сөйли ул. Төрле бәяләмәләргә күрә, хәзерге вакытта Болгарстанда кимендә 500 мең төрек яши. Илдәге халык исә 6,8 млн кешене тәшкил итә.

Мемориал фонтан 1984 елда протестларны бастырган чакта үлгән 17 айлык кыз - Түрканның исемен йөртә
Мемориал фонтан 1984 елда протестларны бастырган чакта үлгән 17 айлык кыз - Түрканның исемен йөртә

2024 елның декабрендә Болгарстанның төрле шәһәрләрендә һәм бистәләрендә, шул исәптән Момчилградта да "Яңарыш процессы"ның 40 еллыгын искә алу чаралары узды. Әйткәндәй, Момчилградта 1984 елда протестларны бастырган чакта үлгән кечкенә кыз Түркан исеме белән аталучы фонтан бар.

2-24 елның 29 декабрендә Болгарстанның төрек җәмгыяте әгъзалары һәм Төркиядән рәсми затлар корбаннарны искә алды. Әмма болгар хөкүмәте ягыннан бернинди вәкилләр дә, рәсми белдерүләр дә булмады.

Севгинар Махмудка хәзерге вакытта 58 яшь. Ул әле дә фаҗигаи хәлләр булган шул ук районда яши. Болгарстанда этник төрекләрнең проблемнары әле дә бар. Бу - социаль-икътисади тигезсезлек, дәүләт хезмәте һәм югары белем өлкәсендәге дискриминация. Шуңа карамастан, Севгинарның тормышы җайга салынган диярлек. Аның улы, кызы һәм өч оныгы бар. Бизәнгечләр ширкәтендә эшли һәм кайвакыт Англиядәге туганнары янына бара. Әмма 1984 елда булган вакыйгалардан әле дә тәне калтыранып куя.

"Мин дус кызымны беркайчан да онытмаячакмын. Һәм Түрканны да", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG