Александр Солженицынның "Иван Денисович тормышыннан бер көн" исемле китабы чыгуга 50 ел тулды. 1962 елда чыккан бу китап совет Гулагының ни дәрәҗәдә киң җәелүен ачып салучы беренче әсәр булды. Мондый хезмәт лагерьлары совет хакимиятенең төп сәяси репрессияләр коралы һәм бушка эшләүче хезмәт куллары чыганагы булды. 1917-1960 елларда Гулаг лагерьларында миллионнарча кешенең гомере өзелде. Автор әлеге әсәрен антисовет пропагандасы өчен 8 ел төрмәдә, шул исәптән Экибастуздагы сәяси тоткыннар өчен махсус лагерьда үткәргән көннәре хатирәләренә дә нигезли. Бу лагерьлардагы шартлар махсус рәвештә бик кырыслатылган булган.
"Иван Денисович" Сталин Гулагын ничек күргән?

2
Советлар Берлеге харитасында Гулаг лагерьлары урнашкан урыннар күрсәтелгән

3
Җиденче санлы Озерный хезмәт лагереннан бер күренеш, 1951 ел

4
Җылытылмаган баракта хатын-кыз тоткыннар

5
Элекке Гулаг лагерьларының берсенә экспедиция барышында төшерелгән туклану җиһазлары фотосы

6
Хатын-кыз тоткыннар Беломорканал төзелешендә, 1932 ел

7
Беломорканал лагерында тырышып эшләүче тоткыннар һәм рәсмиләр Вайдай урманында, 1932 ел

8
Тоткыннар Беломорканал башлыгы чыгышыннан соң, 1932 ел

9
Беломорканал лагерында тоткыннар тегәргә өйрәнә, 1932 ел

10
Гулаг тоткынының номеры язылган кием

11
Тоткыннарны ташу машинасы

12
Бамлаг лагерында тоткыннарның төшке ашы, 1933 ел

13
Тоткыннар Төньяк Печора Тимер юлы төзелешендә

14
Беломорканал лагеры хастаханәсендә авыру ир-атлар бүлмәсе, 1932 ел

15
Себердә, Иркутски өлкәсендә урнашкан иң зур Сталин лагерьларының берсе Озерлагтагы тоткыннар төзелеш материаллары әзерли

17
Гулаг лагерьларының иң зурларыннан берсе, Карагандадагы Карлаг лагеры. Бу лагерь аша барлыгы 800 меңләп тоткын узган