Дистә меңнәрчә корбаннар, яралылар, качаклар һәм Русядән бәйсез Ичкерия Чечен республикасы. Бу - 30 ел элек, 1994 елның 11 декабрендә башланган беренче сугышы нәтиҗәләре. Кавказ.Реалии редакциясе шул елларның фотоларын җыйган.
1994 елның 11 декабрендә Русия гаскәрләре үзен мөстәкыйль дәүләт дип игълан иткән Чечня республикасына кертелде. Русия хакимияте бу чараны "конституцион тәртипне торгызу" дип атады.
Ике ел дәвам иткән сугышта, рәсми мәгълүматкә караганда, Русия ягыннан алты меңгә якын солдат һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип санала. Чечня республикасы ягыннан югалтулар дистәләгән меңнәр белән исәпләнә. "Мемориал" мәгълүматынча, бу сугыш Чечня республикасында яшәүче 50 меңгә якын гади халыкның үлеменә китергән.
Беренче Чечня сугышы 1996 елның августында тәмамлана. 31 августта Хасавюрт шәһәрендә солых килешүе төзелә, аңа ярашлы республиканың статусы мәсьәләсен карау биш елга кичектерелә.