Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасына депутатлар сайлау 365 миллион сумга төшәчәк


Бу акчалар республика бюджетыннан бирелә.

Сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасының VII чакырылышы депутатларын сайлау 365 миллион сумга төшәчәк. Әлеге акчаларны республика бюджетыннан тотачаклар. Бу хакта бүген, 3 июльдә Дәүләт шурасының шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов әйтте.

Төп чыгымнар - хезмәт хакы түләүгә (240,5 миллион сум), кәгазьдә басылып чыккан продукциягә (28,8 млн сум) һәм сайлаучыларга мәгълүмат бирүгә (20 млн сум) китәчәк.

  • Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын - фирка исемлекләреннән, яртысын - бер мандатлы бүлгеләрдән. Шушы ук көнне сайлаулар бөтен Русиядә узачак.
  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG