Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе итеп композитор Эльмира Галимованы куйдылар


Эльмира Галимова
Эльмира Галимова

Моңа кадәр ул биредә гыйльми сәркатиб иде. 

Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының җитәкчесе итеп композитор Эльмира Галимова билгеләнгән. Бу хакта институт хәбәрендә әйтелә. Моңа кадәр ул биредә гыйльми сәркатиб иде.

Эльмира Галимова 1982 елда Чаллыда туган. Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын, Нәҗип Җиһанов исемендәге дәүләт консерваториясен бетергән. "Пермь татарларының традицион музыка мәдәнияте" темасына кандидат дисссертациясе яклаган.

Институтның элекке җитәкчесе - тарихчы Искәндәр Гыйләҗев хезмәт килешүен озайтмады. Галим административ эштән бушап, фән белән шөгыльләнергә тели дип хәбәр ителгән иде.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты мөдире итеп 2015 елда билгеләнде. Аның җитәкчелегендә Татар энциклопедиясенең 7 томлыгы дөнья күрде.

Соңгы елларда ул Татар энциклопедиясе институтына эш сәфәрләренә акча җитмәүгә зарланды. "Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татарча бастыруга акча таба алмадылар.

  • Шулай ук бүген Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) мөдире итеп Илгиз Халиков билгеләнде. Институтны 2006 елдан Ким Миңнуллин җитәкләгән иде. Ул быел мөдирлек бәйгесенә үз намзәтен күрсәтмәде.
  • 2023 елның 11 июлендә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов биш ел дәвамында республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк.
  • Шул ук елның июль азагында Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан китте. Ул бу урында 2016 елдан эшләгән иде. Аның урынына Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов калды.
  • Май башында Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләргә алышынырга мөмкин, дип хәбәр ителде. Сүз академиянең 6 институты һәм 2 фәнни үзәге турында барды. Мөдир булырга теләгән кешеләр бәйгегә гаризаны 24 майга кадәр бирергә тиеш иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG