Кайнар хәбәр

Татарстан Русиядәге югары уку йортлары арасында иң күп бюджет урыннары алган

Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына күрә, Татарстан иң күп бюджет урыннары алган — 23 083.

Бу хакта "Реальное время" яза.

Икенче урында — Свердловски өлкәсе (19 728 урын), өченчедә — Ростов өлкәсе (18 352 урын). Русия тарафыннан басып алынган төбәкләр университетларына 29 304 урын бүлеп биргәннәр.

Быел барлыгы 621 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, шуларның 73%ы Русия төбәкләренә каралган.

Иң күп бюджет квоталары мәгариф һәм педагогика фәннәре (4 849), информатика һәм исәпләү техникасы (1 437), шулай ук авыл, урман һәм балык хуҗалыгы (1 293) юнәлешләренә бүленгән.

  • Русия уку йортларында бюджет урыннарына квота нигезендә һәм максатлы укуга җибәрелгәннәр дәгъва итә, алар исәбенә, мәсәлән, әти-әниләре Украинадагы сугышта катнашкан йә һәлак булган абитуриентлар керә. Аларның күп булуы аркасында уку йортларына олимпиада җиңүчеләре керә алмый.
  • Элегрәк билгеле булганча, Сеченов медицина университетына квота нигезендә һәм максатлы укуга җибәрелгәннәр күпләп керү аркасында 100дән артык олимпиада җиңүчесе керә алмаган. Бу хәбәр таралганнан соң, Сеченов университеты мәктәп олимпиадаларында җиңгән берничә дистә призерны кабул итәргә карар иткән, баштарак аларны имтихансыз алмаган булганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG