Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда автобус йөртүчеләр җитми: хатын-кызларны эшкә алырга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

БРИКС җыены алдыннан Казанга 263 яңа автобус алмакчы булганнар. Автобус йөртүчеләр белән кондукторлар җитмәгәнгә 157не генә алалар. Автобус йөртүчеләр белән кондукторлар булмагач, билет сатылмаячак, ә димәк лизингны да түләү өчен акча булмаячак.

Казанда юлчы ташучы оешмаларга 850 автобус йөртүче һәм 850 кондуктор җитми. Октябрьдә узасы БРИКС җыенына шәһәрдәге 263 иске автобусны алмаштырмакчы булганнар, тик хәзергә исемлектә 157 генә автобус бар. 106сын исә сатып алмаячаклар: йөртүчеләре булмагач, аларны алудан мәгънә юк, алар барыбер тик торачак. Автобус йөртүчеләр белән кондукторлар булмагач, билет сатылмаячак, ә димәк лизингны да түләү өчен акча булмаячак дип яза "Бизнес Online".

Басмага транспорт өлкәсендәге чыганагы эшчеләргә зур кытлык бар дип сөйләгән. "Кондукторлар җитмәүне, бәлки кондукторсыз түләү системына күчү хәл итәр, ә менә автобус йөртүчеләр белән бу мәсьәлә катлаулырак", дигән ул.

Басма эшчеләрнең хезмәт хакы түбән, ә эшләре авыр: иртәнге сәгать дүрттән төнгә кадәр эшлиләр, дип искәртә.

Басма исәпләп чыгарганча, Казанда автобус йөртүчеләрнең йртача хезмәт хакы 75 мең сум, кондукторларныкы - 50 мең сум.

"Транспорт оешмаларына мигрантларның китүе дә авырлык тудыра. "Крокус Сити Холл"дагы теракттан соң аларны җәлеп итү авырлашты: документларын озаграк карыйлар, сайлап алу кырысрак уза", дип сөйләгән "Бизнес Online"га чыганагы.

Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бу мәсьәләдән чыгу юлын үзенчә күрә. Эшчеләр җитмәүне хәл итү өчен, автобус йөртүчеләр итеп хатын-кызларны алырга кирәк, дип саный ул.

  • Былтыр җәй Казанда автобус белән йөрүчеләр көздән башлап эшкә соңга кала башларга мөмкин, дип кисәттеләр. "Автобуслар еш ватыла, июльдә генә дә ун елдан артык кулланышта булган 600 автобус ватылып калды", дип белдерә Татарстан юлчы ташучылар берлеге. Берлек мәгълүматынча, Казандагы 263 автобус артык искергән һәм аларны алыштырырга кирәк.
  • Татарстанда эшчеләр җитмәү мәсьәләсе бөтен тармакларда да диярлек күзәтелә. Мәсәлән быел
    апрельдә Казан авиация заводында Ту-214 очкычлары җитештерү планын 40 процентка гына үтәгәннәр. Планны үтәү өчен җиһазлар да эшчеләр дә җитми.
  • Шул ук вакытта Татарстанның сәнәгать оешмаларына да 11 мең эшче җитми.
  • 2024 ел башында Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова республикада 49 меңнән артык буш вакансия бар дип белдергән иде. Сәнәгать өлкәсеннән тыш, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгында, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф тармагында кадрларга кытлык зур.
  • Кадрлар җитмәү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG