Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаганнар


Украинада сугыш. Иллюстратив фото
Украинада сугыш. Иллюстратив фото

Әгәр танышыңны саклану министрлыгы белән килешү имзаларга китерә алсаң, ул сугышка киткәч 100 мең сум бирәләр.

Татарстанда ирләрне Русия саклану министрлыгы белән контракт имзаларга үгетли алганнарга акча түли башлаганнар. Бу хактагы мәгълүмат 9 июль көнне республиканың контракт белән хәрби хезмәткә җыю сайтында чыккан.

Үгетләүчегә хәрби хезмәткә китү турында килешү төзегән һәр танышы өчен (соңрак ул Украинадагы сугышка җибәрелә) 100 мең сум бирәләр. Кешене контракт төзергә дуслары, туганнары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, хакимиятләр һәм җирле оешма вәкилләре, шулай ук башка "физик затлар" чакыра ала диелгән. Бары тик элек хөкем ителгәннәр, тикшерү астында булганнар һәм хәзерге вакытта сугышта катнашучы ихтыярилар гына танышларын сугышка җибәреп акча эшли алмаячак.

Бу акчаларны хәрби сугышка киткәч кенә түлиләр, дип тә искәртелә.

Шул ук вакытта 5 июльдән Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 500 мең сумга арттырдылар. Татарстан контракт төзегән өчен бирелгән акчаның күләме ягыннан беренче урында тора, монда контрактчылар 1,5 миллион сумга кадәр алырга мөмкин.

Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте. Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.

  • Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу аеруча авыр.
  • Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләрне һәм хәбәрсез югалучыларны җыеп баручы махсус сайт бар. Аңа мәгълүматны волонтерлар кертә. 10 июльгә республикадан бу сайтта 431 кеше хәбәрсез югалган дип тора. Үлүчеләр саны — 2149.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2047, Башкортстаннан — кимендә 2368, ике республикадан кимендә 4415 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG