Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коммуналь түләүләрне 22,3 процентка кадәр арттырмакчылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстандагы торак пунктларның  60 процентында 17,5 процентка артырга мөмкин.

2025 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне 17,5-22,3 процентка арттырулары бар. Татарстан президентының комммуналь түләүләрне үзгәрткәндәге чикләр турындагы фәрман өлгесе әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Аерым алганда Казан белән Чаллыда түләүләрне 22,3 процентка арттырырга телиләр. Татарстандагы торак пунктларның 60 процентында 17,5 процентка артырга мөмкин. Бу узган юлы булганыннан 1,5 тапкырга күбрәк. Быел 1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка артты. Татарстанның 16 районында коммуналь түләүләр 14,1 проценттан 15,7 процентка җитте. Коммуналь оешмалар исә тарифларны 37,1 процентка күтәрүне сораган иде.

Проектка ярашлы, Татарстанда 870 муниципаль берәмлектә коммуналь түләүләрне иң күбе уртача 17,5 процентка арттыра алалар. Аларда Татарстандагы халыкның 59,6 проценты — 2,4 млн кеше яши.

Тагын 43 муниципалитетларда коммуналь түләүләр 22,3 процентка ук артачак. Моңа 21 шәһәр, 15 бистә һәм җиде авыл керә. Аларда республика халкының 40 процентыннан артыгы (1,6 млн кеше) яши.

Фаразларга күрә, Казанда электр өчен түләүләр — 19 процентка, салкын суга — 17,5 процентка, кайнар суга — 21,6 процентка, су чыгаруга — 17,5 процентка, җылылык өчен — 22,3 процентка, чүп чыгарган өчен 8,9 процентка артачак.

Әгәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманны имзаласа, яңа тарифлар гамәлгә керәчәк. 2025 елда бәяләрне бер тапкыр гына — 1 июльдән артттыру ниятләгә. Ел башыннан бәяләр үзгәрмәячәк.

  • 2022 елда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннәр иде: июльдә һәм декабрьдә.
  • Шул ук вакытта Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә бурычлары 3,93 млрд сумга җиткән.
  • Моңарчы киләсе елның июленнән Русиядә электрга бәя нык артачагы хәбәр ителгән иде. Утка бәяләр иң күбе — 20 процентка диярлек Пермь краенда, Мордовиядә, Кемер һәм Чиләбе өлкәләрендә, Төньяк Осетиядә артыр дип көтелә, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG