Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Муса Җәлил премиясен фән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен бирүдән туктарга мөмкиннәр


Муса Җәлил һәйкәле
Муса Җәлил һәйкәле

1997 елдан бирле беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге премияне фән, мәгариф, тәрбия һәм башка өлкәдәге казанышлар өчен бирүдән туктарга мөмкиннәр.

Бу хакта коррупциягә каршы экспертизада булган документка сылтама белән "БИЗНЕС Online" яза.

Татарстан Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, фән, мәгариф һәм тәрбия өлкәләре Муса Җәлил премиясенә бүтән карамаячак, чөнки бу өлкәләр Мәгариф һәм фән министрлыгына карый.

— Татарстанда әлеге юнәлешләрнең үз конкурслары һәм премияләре бар. Мәсәлән, "Педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен Татарстан республикасының иң яхшы укытучысы", "Елның иң яхшы яшь укытучысы", "Ел укытучысы" конкурслары һәм башкалар", — дип аңлаталар Яшьләр министрлыгында.

Моннан тыш, Яшьләр министрлыгы яшьләр эшмәкәрлеген һәм цирк сәнгатен дә Муса Җәлил исемендәге премиядән алырга тәкъдим итә, чөнки бу тармакларда инде күп еллар гаризалар килмәгән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Казан Инновация университетының (ИЭУП) фәнни эшләр проректоры Игорь Бикеев, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резеда Әхиярова, Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова һәм тагын берничә кеше Муса Җәлил премиясен тапшыру комитетыннан чыгарылган.

Шул ук вакытта комитетка яңа әгъзалар кертелгән: Камал театры режиссеры Айдар Габбасов, "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Анатолий Крылов, Казан дәүләт консерваториясендә кафедра мөдире Эльмир Низамов.

  • Муса Җәлил исемендәге премия ике елга бер мәртәбә дүрт кешегә йә төркемгә бирелә (акчалата күләме 200 мең сум).
  • Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Арбузов исемендәге премия турындагы нигезләмәгә дә үзгәрешләр керткән иде — ул аның акчалата күләмен арттырды һәм доллардан рубльгә күчерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG