Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда студентларны һәм пенсионерларны эшкә күбрәк ала башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2024 елның беренче яртысында Татарстанда тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакының күләме – 66 мең 239 сум. Узган елгы күрсәткечләрдән бу 15 процентка арткан.

Татарстанда студентларны һәм пенсионерларны эшкә күбрәк ала башлаганнар. 2024 елның берене яртысында эш тәҗрибәсе булмаучылар һәм студентлар өчен эш игъланнарының саны Татарстанда - 82 процентка, ә Казанда - 42 процентка арткан. Бу хакта Татарстан башкаласының мәшгульлек базарындагы үзгәрешләргә багышланган очрашуда "Avito Работы"ның җирле вәкиле Наил Хафизов әйтте.

Аның сүзләренчә, 2024 елның августы ахырына Татарстанда "Avito" сервисында пенсионерларны эшкә чакырып 14 мең, ә "студентлар өчен" дигән искәрмә белән 23 меңнән артык вакансия чыккан.

Август ахырына булган мәгълүматка күрә, Татарстанда эш эзләүчеләр өчен барлыгы 110 мең вакансия бар, шуларның 31 меңе Казанда. Шул ук вакытта, "Avito Работа" сервисы мәгълүматынча, соңгы бер елда эш эзләүчеләрнең 59 проценты күп дигәндә бер ай эчендә эшкә урнашып та өлгергән.

Шулай ук Наил Хафизов әйтүенчә, 2024 елның беренче яртысында Татарстанда тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакының күләме - 66 мең 239 сум. Узган елгы күрсәткечләрдән бу 15 процентка арткан.

  • 2024 ел башында Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова республикада 49 меңнән артык буш вакансия бар дип белдергән иде. Сәнәгать өлкәсеннән тыш, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгында, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф тармагында кадрларга кытлык зур диелде.
  • Татарстанда эшчеләр җитмәү мәсьәләсе бөтен тармакларда да диярлек күзәтелә. Мәсәлән быел
    апрельдә Казан авиация заводында Ту-214 очкычлары җитештерү планын 40 процентка гына үтәгәннәр. Планны үтәү өчен җиһазлар да эшчеләр дә җитми.
  • Шул ук вакытта Татарстанның сәнәгать оешмаларына да 11 мең эшче җитми.
  • Күптән түгел Казанда юлчы ташучы оешмаларга 850 автобус йөртүче һәм 850 кондуктор җитмәве дә әйтелде.
  • Кадрлар җитмәү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG