Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кеше үтерүдә шикләнелүче аны Украинадагы сугышка җибәрүне сораган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шикләнелүче – 1993 елгы Даниил Алмазов. Тикшерү фаразынча,  элегрәк алар арасында низаг булган һәм Алмазов курьер булып кыланып, Хахинның фатирына үтеп кергән.

Бүген, 11 сентябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны үтерүдә шикләнелүче егетне китергәннәр. Аны 8 ноябрьгә кадәр сак астына җибәргәннәр. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Шикләнелүче – 1993 елгы Даниил Алмазов. Ул гаебен тулысынча таныган һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйткән.

Тикшерү фаразынча, элегрәк алар арасында низаг булган һәм Алмазов курьер булып кыланып, Хахинның фатирына үтеп кергән. Егет аңа күп тапкырлар пычак белән чәнчегән һәм мәрхүмнең телефонын, башка әйберләрен үзе белән алып, качкан.

Элегрәк Казанда Япеев урамында отставкадагы полковник, Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинның мәете табылды. Мәетен дачадан кайткан хатыны табып алган диелде. Фатирның ишеге бикле булган, аны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре ярдәмендә генә ачканнар.

Ирнең җәсәдендә пычак кадаудан калган күп санлы яралар табылган, башы да имгәтелгән. Тикшерү комитеты "үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

Кичә Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк шикләнелүченең таксичы булып эшләвен, Хахин белән таныш булуын әйтте. Җинаятьнең сәбәпләре ачыклана.

  • Күптән түгел Татарстан медиасының җинаять эшендә гаепләнгән һәм сугышка киткән элекке мөхәррире кулсыз калган дип хәбәр ителгән иде. "Реальное время" басмасының элекке баш мөхәррире Сергей Кощеев фетнәчел Донецки өлкәсендә, Авдеевка юнәлешендә штурм төркемендә сугышкан булган һәм "хәрби бурычын үтәгәндә" каты яраланган.
  • Сергей Кощеев Русия саклану министрлыгы белән контрактын 28 июньдә генә имзалаган иде. Ул җинаять эшендә гаепләнде, мәхкәмә карар чыгарырга җитешкәнче Украинага каршы сугышырга китеп барды.
  • Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Күптән түгел Башкортстанның йорт сагында утыручы элекке түрәсе Яна Гайдук сугышка китәргә теләк белдерде.
  • Элегрәк Татарстан Telegram-каналлары Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуров даирәсендәге чыганакларга сылтама белән, үзен ярлыкасалар, аның Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләвен язган иде.
  • Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарлаганнар иде.
  • Ә быел яз көне Башкортстандагы Иглинда үсмерләрне кыйнаган эшмәкәр изолятордан сугышка китәргә теләк белдерде.
  • Күптән түгел Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.
  • Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә. Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.
  • "Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде, алар "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә баруны агитацияли. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, чөнки тикшерүнең бурычы – җинаять эшендә дәлилләр җыю, хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандауров.
  • Быел мартта Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG