Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Украина сугышында катнашучыларга бушлай җир бирергә тәкъдим ителде


Эдуард Шәрәфиев
Эдуард Шәрәфиев

Сугышчыларга 10-15 сутый җир кишәрлеге бирелүе ихтимал.

Татарстан Дәүләт шурасында Украина сугышында катнашкан республика сугышчыларына бушлай җир кишәрлеге бирү турында канун өлгесе әзерләнгән. Аны сугышка ихтыяри булып киткән депутат Эдуард Шәрәфиев тәкъдим иткән. Хәзер канун өлгесе комитет утырышында каралачак.

Шәрәфиев аңлкатканча, 2023 елның июнь аенда Русия президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә сугышта катнашып бүләкләнгән хәрбиләргә һәм Росгвардия сугышчыларына муниципаль җирләрне бушлай бирүне тәкъдим иткән. Мәскәү, Петербур һәм Русия анексияләгән Кырымдагы Акъяр (Севастополь) шәһәрләре искәрмә рәвешендә моңа кагылмый. Депутат Татарстан Путинның тәкъдимен тормышка ашырырга кирәк дип саный.

Канун өлгесендә бушлай җир Русия каһарманы яки орденнар белән бүләкләнгән һәм сугыш ветераны исеменә ия булган хәрбиләргә, ихтыяриларга, Росгвардия сугышчыларына бирү турында әйтелә. Җир кишәрлеге бер тапкыр гына бирелә ала дип искәртелә. Украина сугышында һәлак булучы әлеге категориягә туры килсә, җир аның гаиләсе карамагына тапшырылачак.

Җирнең мәйданы 10-15 сутый булырга тиеш, ул төрле макстларда — бакча һәм яшелчә бакчасы, шәхси хуҗалык яки шәхси йорт төзү өчен кулланыла ала.

• Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.

• Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.

• Татарстан Дәүләт шурасы Украина сугышына бәйле төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар сугышта Русия хәрбиләре санын арттыруны, Сталинны каһарманлаштыруны, Британия байрагын алып куюны, мәктәптә Солженицын портреты торуына гаҗәпләнүне, Тукайны идеаллаштыруны алга сөрде.

• Соңгы ике елда Татарстан парламентында Украина сугышын көчәйтергә өндәгән фикерләр яңгырады. 2023 елның августында Дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Шулай ук ул төнге клубка йөргән егетләрне җыеп Украинага каршы сугышырга җибәрергә дә тәкъдим итте.

• Дәүләт шурасының яңа чакырылышына Украина сугышчылары керде. Бу – Рәсим Баксиков, ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар һәм депутат Марат Галиев һәм Эдуард Шәрәфиев. Тагын бер хәрби – Казан суворов училищесы җитәкчесе Валерий Миронченко да парламентка үтте.
• Сугышта булган депутатлар Татарстан бюджетына милитаристик рух кертә башлады. Эдуард Шәрәфиев "саклану" бүлегенә чыгымнар аз арткан диде, гәрчә киләсе елда бу максаттан финанслар үссә дә. Рәсим Баксиков исә, Татарстанның яшьләрне патриотик тәрбияләү програмына чыгымнарны алты тапкырга арттыруны сорады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG