Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның яңа вице-премьеры итеп Фәнил Әгълиуллин билгеләнде


Фәнил Әгълиуллин
Фәнил Әгълиуллин

Элегрәк Татарстан вице премьеры вазифасында Евгений Варакин тора иде, аны күптән түгел Югары Ослан башлыгы итеп билгеләделәр.

Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин Русия басып алган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә яңа куратор итеп куелачак. Аның намзәте Дәүләт шурасында килештерү аша узарга тиеш булачак, дип җиткерә Татарстан президенты матбугат хезмәте.

Әгълиуллин җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын 2019 елдан җитәкләде. Хәзер аның урынына Русия спорт министрының элекке беренче урынбасары - Азат Кадыйровны куйганнар.

Элегрәк Татарстан вице-премьеры вазифасында Евгений Варакин эшли иде, аны күптән түгел Югары Ослан башлыгы итеп билгеләделәр. Кайбер мәгълүматларга күрә, Әгълиуллинга баскынлыктагы шәһәрләрдәге эшендә ярты ел буе Варакин булышачак.

Фәнил Әгълиуллинга 48 яшь. Ул Русия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 1995 елдан Русия эчке эшләр оешмаларында хезмәт иткән. 2016-2019 елларда республика президенты Рөстәм Миңнехановның иминлек хезмәтен җитәкләде һәм аның ярдәмчесе булды. 2019 елда Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде.

  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Былтыр майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Былтыр ноябрь ахырында Варакин Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә вазгыятьнең авыр булуын сөйләгән иде.
  • Фронт сызыгына якын шәһәрләр тулысынча имин дип әйтү авыр, дип зарланды түрә. Лисичански янындагы Приволье һәм Новодружески шәһәрләрендә атышка эләкмәгән бер генә йорт та юк, дигән иде ул. Аның сүзләренчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта. Ул Украина кораллы көчләренең 150 чакрымга кадәр ата торган коралы булуын да искәртте.
  • Татарстан Лисичанскида аерым алганда су һәм газ торбаларын алмаштырды. Татарстан белгечләре зарарланган объектларның исемлеген дә төзегән иде. Беренче чиратта күп фатирлы йортларны һәм социаль тармак объектларын торгызырга ниятләнде. Бу – сигез мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр диелде.
  • Татарстанның Рубежноеда төп бурычы – яшәү өчен кирәкле инфраструктураны торгызу, газ, су, ут белән тәэмин итү.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG